Зәйле, акча эшлим дип, 31400 сумлык микрозайм рәсмиләштергән
Ә икенче бер зәйленең банк картасын урлаганнар.
18 октябрьдә район эчке эшләр бүлегенә Зәйдә яшәүче бер кешедән билгесез кеше банк картасын урлавы турында гариза керә. Җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре тарафыннан оператив-эзләү чаралары үткәрү барышында банк картасын спиртлы эчемлекләр эчкәндә зыян күрүченең танышы кызы урлавы, аннан 17 мең сумлык акча алуы ачыклана. Әлеге җинаятьтә гаепләнүче үз гаебен таныган.
29 ноябрьдә полиция хезмәткәрләренә бер ханым мөрәҗәгать итә. Аңа Авито сайтында өстәмә акча эшләү сылтавы белән мошенниклар чыга. Зыян күрүче, аңа Ватсапп мессенджеры ярдәмендә җибәрелгән сылтама буенча кереп, мошенникларга Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетына керү мөмкинлеге ачкан, шуның нәтиҗәсендә 31 400 сумлык микрозайм рәсмиләштерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев