Заинск-информ 16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм кеше

Зәйдә узган атнада заманча технологияләр кулланып, мошенниклык схемалары үсеш алган

Зәйдә яшәүче бер хатын-кызга шалтыратучы мошенник үзен аның улы дип таныштырган, әлеге ханым аңа ышанган.

3 — 9 февральдә район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 78 хәбәр һәм гариза кергән. Теркәлгән җинаятьләр арасында кыйнау, урлашу, наркотик матдәләрне законсыз төстә саклау, компьютер мәгълүматларына законсыз керү, мошенниклык очраклары бар. Бу чорда шәһәр-районда 5 юл-транспорт һәлакәте, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 57 очрагы теркәлгән. 

Мошенниклык орчакларына тулырак тукталыйк. 

Мошенниклар Ватсап мессенджеры аша Зәйдә яшәүче 66 яшьлек хатын-кызга шалтыратып, үзләрен аның улы дип таныталар һәм ашыгыч төстә телефон сатып алу өчен акча кирәк булуы турында хәбәр итәләр. Әлеге хатын-кызга шул рәвешле мошенниклар кармагына эләгеп, 25500 сум билгесез кешеләргә күчергән. 

6 февральдә Зәйдә яшәүче ир-атка билгесез кеше шалтыратып, үзен Роскомнадзор хезмәткәре дип таныштыра һәм, СНИЛС номерын сорап, диспансеризация узарга кирәклеге турында хәбәр итә. Зыян күрүче мәгълүматларны биргәннән соң, мошенниклар Дәүләт хезмәтләре порталында аның шәхси кабинетына керү мөмкинлеге ала. Алга таба тагын берәү шалтыратып, үзен ФСБ хезмәткәре дип таныштыра, зыян күрүчене «акча һәм милек сакланышын тәэмин итү өчен» үз автомобилен сатарга күндерә. Автомобильне сатканнан соң зыян күрүче, контактсыз түләү ысулын кулланып, мошенникларга 650 мең сум күчергән.

«Әлеге мошенниклык очраклары буенча җинаять эше кузгатылды. Мондый күңелсез хәлләргә юлыкмас өчен шәхси мәгълүматларны таныш булмаган затларга хәбәр итмәгез. Билгесез кешеләр үтенече буенча акча күчермәгез. Дәүләт хезмәтләре һәм банк кушымталарын да кертеп, барлык мөһим аккаунтларда ике факторлы аутентификация урнаштырыгыз. Уяу булыгыз һәм шикле хәлләр турында оператив рәвештә хокук саклау органнарына хәбәр итегез», — дип халыкка мөрәҗәгать итә полиция хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев