Зәйдә узган атнада руль артына алкоголь  кулланып утырган машина йөртүче тоткарланган
Җәмгыять һәм кеше

Зәйдә узган атнада руль артына алкоголь кулланып утырган машина йөртүче тоткарланган

23 февраль – 1 мартта район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 109 хәбәр һәм гариза кергән.

 Теркәлгән җинаятьләр арасында урлашу,  кыйнау, хайваннарга карата рәхимсез мөгамәлә очраклары бар. 
Бу чорда шәһәр-районда 12 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бәхеткә, аларда сәламәтлегенә зыян килүчеләр, үлүчеләр юк. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 53 очрагы теркәлгән.  Руль артына алкоголь кулланып утырган бер машина йөртүче тоткарланган.


Нет комментариев