Зәйдә узган атнада руль артына алкоголь кулланып утырган ике машина йөртүче тоткарланган
Җәмгыять һәм кеше

Зәйдә узган атнада руль артына алкоголь кулланып утырган ике машина йөртүче тоткарланган

5-10 ноябрьдә район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 129 хәбәр һәм гариза кергән.

Теркәлгән җинаятьләр арасында 3се — мошенниклык, 1ешәре — сәламәтлеккә белә торып зыян салу, спиртлы продукцияне законсыз сату, 2се — компьютер мәгълүматларына законсыз керү очрагы.

Бу чорда шәһәр-районда 9 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда сәламәтлегенә зыян килүчеләр юк. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 54 очрагы теркәлгән. Руль артына алкоголь кулланып утырган ике машина йөртүче тоткарланган.

«Аларга карата административ эш кузгатылды», — дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.


Нет комментариев