Заинск-информ 16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм кеше

Зәйдә узган атнада наркотик кулланган хәлдә руль артына утырган бер машина йөртүче тоткарланган

6-12 апрельдә район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 97 хәбәр һәм гариза кергән.

Теркәлгән җинаятьләр арасында сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян салу, мошенниклык, урлашу очраклары бар. 
Бу чорда шәһәр-районда 6 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аның берсендә бер кеше һәлак булган.

10 апрельдә “Киа Рио” автомобилен йөртүче 64 яшьлек Чаллы кешесе идарә итүне югалтып, каршы як полосага чыга һәм “Тойота Королла” машинасы белән бәрелешә. “Тойота Королла” “Татнефть” АТПсыныкы булган, аның белән 43 яшьлек Әлмәт   кешесе идарә иткән. Бәрелешү нәтиҗәсендә “Тойота”ның 51 яшьлек пассажиры ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче үк һәлак булган. 

Узган атнада юл инспекторлары алкоголь кулланган билгеләре булган бер машина йөртүче туктаткан.

Сарман районының 22 яшьлек кешесе  район үзәк дәваханәсенә медицина тикшерүенә китерелгән, нәтиҗәдә биологик материалда наркотик табылган.

“Әлеге гражданның гамәлләрендә РФ Администартив хокук бозулар кодексының 1нче өлеше 6.9 маддәсе буенча административ хокук бозу билгеләре күренә”, - дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 73 очрагы теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев