Зәйдә социаль хезмәт алучылар өчен мәгълүмати-танып белү чарасы үткәрделәр
Җәмгыять һәм кеше

Зәйдә социаль хезмәт алучылар өчен мәгълүмати-танып белү чарасы үткәрделәр

Зәйнең «Радость» үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре Татарстан Республикасы һәм Шәһәр көне уңаеннан социаль хезмәт алучылар өчен өйдә «Минем Татарстаным» мәгълүмати-танып белү чарасы оештырдылар.

 Очрашу барышында Татарстан Республикасы оешу тарихы, аның үткәне һәм бүгенгесе, мәдәни кыйммәтләре, традицияләре һәм гореф-гадәтләре турында әңгәмә үткәрелде.

“Социаль хезмәт алучылар Татарстан символикасы һәм республиканың истәлекле урыннары белән таныштылар. Шулай ук  Зәй язучыларының туган як турындагы шигырьләре укылды”, - ди социаль белгечләр.

Фото социаль үзәктән.


Нет комментариев