Заинск-информ 16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм кеше

Зәйдә социаль хезмәт алучылар җепләрдән курчак ясады

19 гыйнварда Зәйнең «Радость» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең көндезге бүлегендә «Синергия» программасын тормышка ашыру кысаларында чираттагы дәрес үткәрелде.

Үз кулларың белән гади җептән курчак ясап, җылы хисләр кичерергә мөмкин. Куллары һәм бармаклары белән проблема булган кешеләр өчен бу аеруча әһәмиятле.

“Дәрескә кадәр узган атнада социаль хезмәт алучылар төрле материаллардан курчак ясау вариантлары белән таныштылар. Шуңа күрә курчак темасы алар өчен яңалык түгел иде. Уйлаганны ясарбызмы дип шикләнеп тә куйдылар.   Чыннан да, бик сагаеп эшләделәр. Белгечләр дә бөтен процессны күзәтеп, кирәкле вакытта ярдәм иттеләр. Һәрберсе курчакны яхшырак итеп ясар өчен тырышты”, - ди үзәк психологы Тамара Чуфырина.

Иң кызыгы курчакларны ясаганнан соң башланды. Әлеге курчаклар белән нәрсә эшләргә? Һәркемнең үз фантазиясен эшкә җикте: кемдер - әбисенә, кемдер әнисенә бүләк итәргә булды,  ә кайберләре сумкачына асып аны бизәде. Үз кулларың белән иҗат итү барысына да уңай эмоцияләр бирде.

Фото социаль үзәктән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев