17 февральдә Зәй шәһәр суды Үзбәкстан Республикасы гражданына карата чик кую чарасын сайлау турындагы тикшерү үтенечен карады.
Ир-ат тыелган матдәләрнең законсыз әйләнеше белән бәйле авыр җинаятьтә шикләнелә.
Тикшерү мәгълүматлары буенча, чит ил гражданины наркотикларны законсыз рәвештә зур күләмдә саклауда гаепләнә. Әлеге гамәл РФ Җинаять Кодексының 228нче маддәсе 2 өлеше буенча квалификацияләнә.
Якларның дәлилләрен тыңлап, суд шикләнелүчене сак астына алу карарын кабул итте. Кулга алу вакыты 2 айга – 2026 елның 17 апреленә кадәр билгеләнгән.
Фото шәһәр суды социаль челтәре битеннән.
Нет комментариев