Зәйдә Наилә апа Зарипованы 95 яше белән котладылар
Җәмгыять һәм кеше

Зәйдә Наилә апа Зарипованы 95 яше белән котладылар

Зәй шәһәрендә гомер кичерүче Наилә Зарипова 10 сентябрьдә 95 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте

95 яшь – зирәклек һәм хөрмәт яше

95 яшь – олуг, хөрмәткә лаеклы юбилей. Нәкъ менә шундый кешеләрне бәхетле картлыкта гомер кичерә, дип әйтәләр. Районыбызда озын гомерле кешеләргә хөрмәт күрсәтү күркәм традиция булып дәвам итә.Наилә Хөснетдин кызын шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Шакиров, район мәдәният йорты каршында эшләүче автоклуб хезмәткәрләре фатирына барып юбилее белән котлады.

фоото автоклубтан, Наилә Зарипованы юбилее белән котлау
фото автоклубтан, Наилә Зарипованы юбилее белән котлау

Кешегә гомерне Ходай бүләк итеп бирә. Тик аның кемгә күпме булуы гына төрлечә. Озын гомер юлы үткән кешеләр аеруча бәхетледер. Наилә апа Түбән Кама районының Каенлы авылында туып үскән. Аның балачагы, яшьлеге бик авыр елларга туры килгән. Ул чор кешеләре барысы да тормышның авыр, михнәтле чорын күргән буын һәм инде бик күпләргә гыйбррәт итеп сөйләрлек үткәннәре бар.

Хезмәт юлын Наилә апа 10 яшьтән колхозда эшләп башлый. Алабуга библиотека техникумын тәмамлый. Районыбызның Лоҗы авылы мәкәбендә тарих фәнен укыта. Аннан Сарсаз-Баграж авылы мәктәбендә эшли. Югары Шепкә авылы егете Хариска тормышка чыгып, матур тормыш коралар.

Харис Зарипович агроном, машина-трактор станциясе директоры, район башкарма комитеты рәисе булып хезмәт куя. Ул шулай ук Зәй ГРЭСын төзүдә дә катнаша. Харис ага - Көнбатыш Украина фронтында башта кавалерия, 2-3 айдан соң артиллерия полкында разведчик булып хезмәт итеп,  фашист илбасарларының илебезгә бәреп керүенә каршы беренче каршылык күрсәткән батыр ир-егетләребезнең берсе. Днепрны кичүдә, Киев шәһәрен азат итүдә күрсәткән каһарманлыгы өчен  “Батырлык өчен” медале, “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнгән.

Наилә апа Зәй шәһәрендә интернат  мәктәптә, 4нче мәктәптә татар теле һәм әдәбияты дәресләре укытып, лаеклы ялга чыга. Гомеренең 40 елдан артыгын балалар тәрбияләүгә һәм белем бирүгә багышлый. Зариповлар өч бала тәрбияләп үстереп, бала хәсрәте күреп тә сыналган. Харис ага 2019 елда вафат булды. Наилә апа балалары, оныклары кайгыртуында яши.

Җылы сүзләр һәм игътибар

“Тормышында михнәтләрне күп күрсә дә, нык, сабыр була алган  Наилә апа. Күңеле көр әле. Үзен котларга килүчеләрне ачык йөз белән каршы алып, рәхмәтләрен әйтеп калды ул. Үзен шулай зурлаулары өчен рәхмәтләрен укып, ил-көннәрнең тыныч булуын теләде”, - ди автоклуб җитәкчесе Сирена Хөснетдинова.


Нет комментариев