Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять һәм кеше

Зәйдә мөмкинлекләре чикле булса да, рухлары көчле кешеләр белән очрашу узды

5 декабрьдә үзәк китапханәдә Инвалидлар декадасы кысаларында «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге бүлегендә тәрбияләнүчеләр өчен чара узды.

5 декабрьдә үзәк китапханәдә Инвалидлар декадасы кысаларында «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге бүлегендә тәрбияләнүчеләр өчен чара узды.

Чараны «Бүләккә» композициясе белән «Тату гаилә» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр ачты. Шулай ук алар башкаруында «Чудо-лекарство» шигыре яңгырады. Аннан барысы бергә «Без бары тик башка гына» кыска фильмын карадылар һәм гадәти булмаган рух көче, максатчанлык, катлаулы шартларда уңышларга ирешү осталыгына сокландылар.

«Чарада катнашучылар каршында район инвалидлар җәмгыяте рәисе Антонида Николаева, „Радость“ социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең көндезге бүлеге мөдире Валентина Каменская, сукырлар җәмгыяте рәисе Мария Костюченко чыгыш ясадылар. „Бердәм Россия“ партиясенең Зәй җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Ирина Ситникова чарада катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Юлия Хәбибуллина улының гади булмаган язмышы, ничек итеп авыруга каршы көрәшүләре турында сөйләде», ди мәдәни чараларны оештыручы Кәүсәрия Кузнецова.

Ихтыяр һәм рух көче авырлыкларны җиңәргә, төрле өлкәләрдә зур уңышларга ирешергә, актив тормыш алып барырга мөмкинлек бирә.

Фотолар китапханәдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев