Зәйдә ике кибеттән 18 төргәк кофе урлаганнар
Җәмгыять һәм кеше

Зәйдә ике кибеттән 18 төргәк кофе урлаганнар

Кибетләргә 5300 сумлык матди зыян килгән.

Зәйдә билгесез кешеләр Ленин урамындагы кибеттән 2100 сумлык 7 төргәк, ә Җиңү проспектындагы кибеттән 3200 сумлык 11 төргәк кофе урлаган.

«Хәзерге вакытта без әлеге җинаятьтә катнашы булучыларны ачыклау буенча оператив-эзләү чаралары үткәрәбез», — дип хәбәр итәләр полициядән.

Ә тагын бер кибеттән 4700 сумлык азык-төлек урлаганнар. Тикшерү-оператив төркем хезмәткәрләре тарафыннан әлеге җинаятьне 24 яшьлек Чаллы кешесе кылуы ачыкланган.


Нет комментариев