Заинск-информ 16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм кеше

Зәйдә яшүсмерләргә һөҗүм итүчеләр тоткарланды

Инцидент Ленин урамындагы йортларның берсенең ишегалдында булган.

Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, дүрт яшүсмер  эскәмиядә тыныч кына утырганда алар янына “Хендай” автомобиле килеп туктый.  Машинадан берничә кеше чыгып, бер сүз дә әйтмичә, ишегалдында утыручы малайларга ташлана. Һөҗүмнән соң җинаятьчеләр вакыйга урыныннан кача.

Җинаятьне ачуда төп рольне интернетта таралган видеоязма уйный. Зәй эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе хезмәткәрләре интернет челтәрен мониторинглау барышында әлеге материалга юлыкканнар. Язманы җентекләп өйрәнү һөҗүм итүчеләрнең шәхесләрен оператив рәвештә ачыкларга мөмкинлек бирә. Алар 16 - 25 яшьлек егетләр булып чыга.

Әлеге факт буенча Зәй тикшерү бүлеге тарафыннан РФ Җинаять кодексының 213нче маддәсенең 2нче өлеше буенча («хулиганлык»)  җинаять эше кузгатылган. 

Җинаятьчеләрне эзләү һәм оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлекчәләре һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү идарәсе хезмәткәрләре үткәргән уртак оператив чаралар нәтиҗәсендә һөҗүмдә катнашучы өч кеше тоткарланган. Тагын ике шикләнелүче ачыкланып, сорау алынган.

Хәзерге вакытта булган хәлнең барлык шартларын ачыклауга юнәлдерелгән тиешле тикшерү эшләре һәм оператив-эзләү чаралары үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев