Зәйдә яшәүче хатын-кызның банк картасыннан 70 мең сум акча урлаганнар
Узган атнада район эчке эшләр бүлегендә бер мошенниклык очрагы теркәлгән.
6 апрельдә бүлеккә 52 яшьлек Зәйдә яшәүче хатын-кыздан гариза керә. Билгесез кешеләр аның банк картасыннан 70 мең сум акча урлаганнар.
“Хәзерге вакытта әлеге җинаятьне кылучыны ачыклау буенча оператив-техник чаралар үткәрелә”, – дип хәбәр итәләр полиция хезмәткәрләре.
Шулай ук компьютер мәгълүматларына законсыз керү очрагы турында да хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.
Шалтыратучы үзен социаль хезмәткәр дип таныштырып, әнисенең пенсиясен арттыру өчен яңадан исәпләү өчен телефонга килгән кодны атауны сораган. Матди зыян килмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев