Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять һәм кеше

Зәйдә яшәүче Исламия Алейникова хәрбиләргә оекбашлар бәйли

Әле ул солдатларыбыз туган як җылысын тойсын өчен оекбашлар эченә юка носкилар һәм шоколадлар, хат та язып сала.

Махсус хәрби операция бездән бик еракта кебек тоелса да, берәүне дә битараф калдырмады.  Зәйдә яшәүче Исламия Алейникова да дәваханәдә ятканда Зәйдә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә оекбашлар бәйли башлаулары турында ишетә. Кайту белән мин дә бу эшкә тотыначакмын дип уйлый.

-Дәваханәдән кайткач, оекбашлар бәйләү эшен оештыручы кызлар белән хәбәрләштем, алар миңа җепләр китерде. Әмма минем оекбашларны йомшак, җылы, сыйфатлы җептән  бәйлисем килде. Һәм миңа киленем күп итеп җеп алып кайтып бирде, рәхмәт аңа, - дип сөйли Исламия апа ничек итеп бу игелекле эшкә кереп китүе турында.

Ә ул бәйләргә яшьтән үк оста була. Аңа бу осталык әнисеннән, әбисеннән килә. “Дүртенче классларда укыганда җеп тотып бәйли башлаган идем инде. Әнине аптыратып та бетергәнмендер,  бар әле буталып йөрмә, дип тә әйтә иде. Шулкадәр яратып, күңел җылымны салып бәйлим”, - ди Исламия Максум кызы.

Аннан ул балалар иҗат йортында хезмәт куеп, төрле кул эшләре түгәрәкләре алып барган.

Яңа елга кадәр инде 18 пар оекбаш бәйләп, егетләргә җибәргән. Һәр оекбаш эченә җылы теләкләр язылган хат, юка оекбаш, шоколад та сала.

-Ничек тә егетләребезгә ярдәм итәсе килә. Хәзер 23 февральгә атап хәрбиләр өчен оекбашлар бәйлим. Менә бу биш пар оекбашны бер атна эчендә бәйләп бетердем. Хатта да егетләребезне Ватанны саклаучылар көне белән котлап, аларның үзләрен саклауларын, исән-сау кайтуларын телим. Хатта исемемне язмыйм, әби, дип кенә куям, - ди Исламия апа.


 

Егетләр өшемәсеннәр, әлеге оекбашларны кигәч аяклары җылыныр дип өметләнеп, шуны күз алдына китереп, дәртләнеп бәйли ул оекбашларын. Шунысын да әйтик, Исламия апа үзе дә сәламәтлеккә туймый.  Аяклары авырта, өй эчендә ходунки ярдәмендә генә йөри.  Аңа 71 яшь.

Алейниковлар гаиләсендә биш бала – дүрт ул, бер кыз үскән. Бүгенге көндә Исламия апа 8 оныгына, 2 оныкчыгына куанып яши. Кызганыч, тормыш иптәше, шәһәребездә билгеле табиб Вячеслав Дмитриевичның гомере кыска булган. Алейниковлар бик тату, дус гаилә булып, бер-берсенә ярдәмләшеп яшиләр.

Исламия апаның бер танышы махсус хәрби операция зонасында икән. Ул әлеге гаиләнең бик якын дусты. Улым белән сөйләшкән саен миңа оекбашлар бәйләп егетләргә ярдәм итүем өчен рәхмәт әйтә икән, ди ул.

Күз нурларын түгеп, күңел җылысын да кушып бәйләнгән оекбашлар егетләребезнең аякларын гына түгел, җаннарын да җылытыр. Шундый изге күңелле апа-әбиләрнең дога-теләкләре егетләребезне исән-сау туган якларга алып кайтыр дип бик ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев