Заинск-информ 16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм кеше

Зәйдә Яңа ел ялларында өч урлашу очрагы теркәлгән

Бу хакта район эчке эшләр бүлегеннән хәбәр итәләр.

2 гыйнварда шәһәрдәге бер даруханә консультантыннан билгесез кызның прилавкадан 2900 сумлык контрацептивлар урлавы турында  гариза кергән.

“Оператив тикшерү эшләре барышында урлашуда 15 яшьлек кызның катнашы барлыгы ачыкланды. Балигъ булмаган кызның әтисенә карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.35 маддәсе (балигъ булмаганнарны тәрбияләү бурычларын үтәмәү) буенча административ беркетмә төзелде, барлык шартларны ачыклау буенча чаралар үткәрелә, аларның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк”, - дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.

6 гыйнварда шәһәрдәге бер кибеттән 5 мең сумлык азык-төлек урлаганнар. Әлеге җинаятьне Чаллыдан килгән өч кеше кылуы ачыкланган.

8 гыйнварда Зәйдә бер кешенең металл будкасына кереп, инструментлар урлаганнар. Әлеге кешегә 45 мең сумлык матди зыян килгән.  Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев