Зәйдә федераль эзләүдә булган өч кеше тоткарланган
Аларның икесе – Россия Җинаять кодексының “Хәрби хезмәттән качып калу максатында часть яисә хезмәт урынын үз белдегең белән калдыру” маддәсе, берсе “Алимент түләмәү” маддәсе буенча кулга алынган.
Узган атнада район эчке эшләр бүлегендә өч урлашу очрагы теркәлгән.
20 февральдә шәһәрдәге бер кибеттән - 5900 сумлык, икенчесеннән 4000 сумлык продукция урлаганнар. Ә 46 яшьлек ир-атның фатирыннан телефонын урлап, аңа 25 мең сумлык матди зыян китергәннәр.
“Телефонны урлаучы табылды, телефон хуҗасына кайтарылды”, - дип хәбәр итәләр полициядән.
Узган атнада бүлектә шулай ук мошенниклык очраклары теркәлгән.
18 февральдә полиция бүлегенә Зәйдә яшәүче 55 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итә. “Телеграм” мессенджерында танышы исеменнән аннан 50 мең сум акча сорыйлар. Әлеге хатын-кыз акчаны билгесез счетка күчерә.
19 февральдә 47 яшьлек ир-аттан гариза керә. Билгесез кеше аның паспорт мәгълүматларын кулланып, 15 мең сумлык микрозайм рәсмиләштергән.
“Әлеге җинаятьтә катнашы булуларны ачыклау буенча тикшерү эшләре бара”, - дип хәбәр итәләр полициядән.
Дәүләт хезмәтләре порталын ватуга омтылу очраклары да теркәлгән.
16 февральдә бер кешегә хәрби комиссариат хезмәткәрләре исеменнән шалтыратып, махсус хәрби операциядә һәлак булган улының орденын алу өчен гариза язарга кирәк дип белдергәннәр.
Икенче очракта электр счетчигын алыштырабыз, тагын бер очракта пенсия фондына кабул ителүгә язылу кирәк дип алдаганнар.
19 февральдә Зәйдә яшәүче кешегә шалтыратып, үзләрен социаль яклау бүлеге хезмәткәре дип таныштырганнар һәм әлеге кешегә бүләкләр каралган дип, посылканы алу өчен кодны атауны сораганнар.
“Гражданнар уялык күрсәтеп, кырыгалдарлар кармагына эләкмәгәннәр. Сак булыгыз, мондый очракларда таныш булмаган кеше шалтыратса, сөйләшүне өзү яхшырак”, - ди полиция хезмәткәрләре.
16-22 февральдә “Эзләү” оператив профилактик чарасы узган. Бу чорда федераль эзләүдә булган өч кеше тоткарланган. Аларның икесе - Россия Җинаять кодексының “Хәрби хезмәттән качып калу максатында часть яисә хезмәт урынын үз белдегең белән калдыру” маддәсе, берсе “Алимент түләмәү” маддәсе буенча кулга алынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев