Зәйдә чит шәһәр кешеләре кибеттән азык-төлек урлаган
Узган атнада район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 90 хәбәр һәм гариза кергән.
Теркәлгән җинаятьләр арасында кыйнау, гаилә низагы, урлашу очраклары бар.
Полиция бүлегенә өч ир-атның прилавкадан азык-төлек урлауларын күргән бер кибет сатучысыннан мөрәҗәгать керә. Полиция хезмәткәрләре урынга килеп җиткәндә, җинаятьчеләр кибеттән чыгып киткән була.
«Тикшерү оператив төркеме хезмәткәрләре бу җинаятьтә Чаллы шәһәрендә яшәүче ике кешенең катнашы барлыгын ачыклады. Өченче шикләнелүченең шәхесе ачыклана», — дип хәбәр итәләр полициядән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев