Зәйдә Бөек Ватан сугышы ветераннарын якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар
Бүгенге көндә Зәй районында өч Бөек Ватан сугышы ветераны яши.
2023 елда Бөек Ватан сугышы ветераннары Леонид Яковлевич Мачтаков, Анна Ивановна Моисеева, Валентина Лукьяновна Лыкова 100 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәчәк.
Бүген ветераннарны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәре белән район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, «Сугышчан бердәмлек» иҗтимагый оешмасының Зәй бүлеге рәисе Сергей Хватков, Татарстан халыклары ассамблеясенең Зәй бүлеге җитәкчесе Роза Гатауллина, хәрби хәрәкәтләр ветераны Александр Иванов котладылар.
Кунаклар алар янына Яңа ел бүләкләре белән килде. Ветераннар сугыш еллары турындагы хатирәләре һәм киләсе елга планнары белән уртаклаштылар.
- Ветераннарыбыз барысы да күтәренке рухта, Зәй халкына Яңа елда сәламәтлек, иминлек һәм дөньяларның тыныч булуын телиләр, - ди Алексей Алексеев.
Леонид Мачтаков һәм Александр Иванов бер үк урыннарда, әмма төрле елларда хәрби бәрелешләрдә булганнар. Аларның бер-берсе белән сөйләшер сүзләре күп булды.
Зәйнең хөрмәтле ветераннарына 2023 елны яхшы кәеф белән һәм сәламәтлек белән каршылауларын телибез.
Айгөл Яруллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев