Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять һәм кеше

Зәйдә бер хатын-кыз, спорт киеме алам дип, 11 мең сум акчасыннан колак каккан

Узган атнада район эчке эшләр бүлегендә янә мошенниклык очраклары теркәлгән.

Зәйдә яшәүче бер хатын-кыз 25 мартта интернет сайтында спорт киеменә заказ биргән, аның бәясе кибеттәгеләрдән очсызрак булган. Сатып алуны рәсмиләштерү процессында ул акчаны тулысынча түләп куйган, әмма заказын ала алмаган. Шулай итеп, ул 11 мең сум акчасын мошенникларга күчергән булып чыга.

Шулай ук узган атнада компьютер мәгълүматларына законсыз керү факты теркәлгән.

Бу очракта зыян күрүче мошенник йогынтысы астында (сим-картага хезмәт күрсәтү килешүен озайту сылтавы белән) смска килгән кодларны атаган, бу алга таба РФ Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетны блоклауга китергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев