Зәйдә бер ир-ат, мотоблок алам дип, мошенниклар кармагына төшкән
11-17 августта район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 88 хәбәр һәм гариза кергән. Теркәлгән җинаятьләр арасында мошенниклык, кыйнау, урлашу очраклары бар.
Бу чорда шәһәр-районда 10 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бәхеткә, аларда сәламәтлегенә зыян килүчеләр һәм үлүчеләр юк. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 81 очрагы теркәлгән.
11 августта район эчке эшләр бүлегенә Зәйдә яшәүче бер кеше мөрәҗәгать итә. Ул интернетта белдерүләр сайтында мотоблок алам дип, 26 мең сум акчасыннан колак каккан.
“Хәзерге вакытта әлеге мошенниклык очрагы буенча оператив-техник чаралар үткәрелә”, - дип хәбәр итәләр полиция хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев