Заинск-информ 16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм кеше

Зәйдә җәйге чорда иминлек турында сөйләштеләр

Зәйдә район башкарма комитеты каршында эшләүче гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча эшләүче комиссия утырышында җәйге чорда район территориясендә янгын чыгуларга юл куймау, сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләренә игътибарлы булу темасы каралды. Аеруча балалар ялы оештырылучы учреждениеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итүгә җитди игътибар бирелде.

Комииссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев һәр җаваплы затның үз бурычларына үтә катгый каравын сорады.


“Район халкының иминлеге, балаларыбызның исән-сау булуы бик мөһим. Шуңа да ут-күздән сак булу, сулыкларда батуларга юл куймау көн үзәгендәге мәсьәлә”, - диде ул. 


Җәйге каникуллар вакытында Зәй районы мәгариф оешмаларында балалар һәм хезмәткәрләрнең иминлеген тәэмин итүгә, бәхетсезлек очракларын профилактикалауга, шулай ук үз-үзеңне куркынычсыз тотуның тотрыклы күнекмәләрен булдыруга юнәлдерелгән комплекслы чаралар системасы гамәлгә ашырыла. Янгын куркынычсызлыгы буенча оештыру-административ эшләр барлана. Әлеге уңайдан чыгыш ясаган мәгариф идарәсе башлыгы Миләүшә Вәлиәхмәтова баларны йөзәргә өйрәтү дәресләренең уңышлы оештырылуына аерым тукталды. 


- Соңгы өч ел дәвамында шәһәр мәктәпләренең 2-8 сыйныф укучылары өчен «Дулкын» бассейнында йөзү модулен тормышка ашыру кысаларында дәресләр үткәрелә. Авыл мәктәпләре, 1 һәм 5нче мәктәпләр укучылары да  «Дулкын» бассейнына график буенча йөриләр. Уку елы дәвамында 2030 укучы «йөзү» модулен гамәлгә ашыру кысаларында йөзү нигезләренә өйрәтелде, тормыш өчен кирәкле белемнәр, суда үз-үзеңне тоту күнекмәләре алды. Моннан тыш, җәйге каникуллар алдыннан линейкалар, инструктажлар, барлык укучылар, сыйныф җитәкчеләре белән әңгәмәләр үткәреләчәк, суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында буклетлар таратылачак, - диде ул.


Быелгы җәйдә Зәй районында көндезге вакытта эшләүче 6 мәктәп яны лагеры эшләячәк, аларда 21 көн дәвамында 780 бала колачлануы күздә тотыла. Шулай ук 22 хезмәт һәм ял лагеры оештырыла, аларда 18 көн дәвамында 370 бала булачак. 
Ә шәһәр янындагы 3 сәламәтләндерү лагеры дүрт сменада баларны кабул итәчәк. 
“Йолдызлык” муниципаль лагерында җәй дәвамында 4 сменада 450 7дән18 яшькәчә баланың ялын оештыру планлаштырыла. Шулай ук биредә 23-29 июньдә һәм 17-23 июльдә 30 яшүсмер өчен палаткалы лагерлар оештырылачак.  
“Факел” һәм “Ялта-Зәй” лагерьлары җәйге чорда 920шәр баланы кабул итәчәк.  

Әлеге лагерьлардагы куркынычсызлык таләпләренең үтәлеше турында яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Руслан Романов бәян итте.


“Һәр өч лагерьда да балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен чаралар күрелә, махсус сак оешмалары белән килешүләр төзелә. Ә балалар белән лагерьлар тәртибе турында инструктажлар уздырылачак”, - диде Руслан Анатольевич.


Ә шәһәр пляжларында куркынычсызлыкны оештыру буенча шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илнур Шакиров сөйләде. 


- Зәйдә су коену урыны иске Зәй бистәсе Мәктәп тавы итәгендәге җиһазландырылган урында. Биредә су коену сезоны 1 июньнән ачылып 31 августка кадәр планлаштырыла. Бу чорга куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча җаваплы зат билгеләнә. Пляжда коткаручы посты һәм башка кирәкле куркынычсызлык чаралары куелган. Шулай ук беренче медиина ярдәме күрсәтү өчен мөмкинлекләр булдырыла, кешеләргә су коену тәртибе турында аңлатулар алып барылачак. Ә башка, кешеләр  су коенырга ярата торган санкцияләнмәгән урыннарга 20 майдан “Коену тыела” дигән кисәтү аншлаглары урнаштырылды, - диде ул. 


Моннан тыш киңәшмәдә янгын куркынычсызлыгы турында да фикер алыштылар. Район территориясендә бүгенге көндә 330 янгынга каршы гидрант бар, янгынга каршы көрәш хезмәткәрләре бригадалары тәүлеклек кизүдә тора. Ә шәхси йортларда яшәүчеләргә куркынычсызлык буенча аңлату эшләре алып барыла. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев