Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять һәм кеше

Зәйдә 660 мең сум бурычы булган хатын-кыз фатирыннан чыгарылды

Зәйдә яшәүче хатын-кыз торак-коммуналь хезмәтләр өчен ярты милилон сумнан артык бурыч җыйган.

Аның Яңа шәһәрдә өч бүлмәле фатиры булган.

-Әлеге ханым өч елдан артык торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләмәде: 660 мең сум бурычы җыелды. Бүген ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар — полициянең участок вәкаләтлесе, суд приставлары вәкилләреннән торган комиссия аны фатирыннан чыгара. Суды карары нигезендә, аңа тулай торакта мәйданы, уңайлыклары азрак булган бүлмә бирелә, — ди «Идарәче компания» директоры урынбасары Галина Кожевникова.

Муниципаль торактан чыгаруны судта таләп итү — соңгы чик, моңа кадәр аңа күптөрле белдерү кәгазьләре килгән, су һәм электр утына чикләүләр куелган, мәҗбүри рәвештә бурычларны түләттерү гамәлләре күрелгән.

-Әгәр дә торак-коммуналь хезмәтләр өчен фатир хуҗалары өч елдан артык түләмәсә, әҗәтен капларга тырышмаса, соңгы чара кулланыла. Тормышта төрле авыр хәлләр булырга мөмкин. Без бурычлыларга әҗәтне реструктуризацияләү юлларын тәкъдим итәбез. Алар урам җыештыру, подъездларны ремонтлау һәм башка эшләргә алынып, бурычларын өлешләп каплый ала, — ди Галина Николаевна.

Әгәр дә инде бурычлы фатир хуҗасы бернинди дә сөйләшүләргә бармый икән, пенялар исәпләнә башлый.

-Зәй муниципаль районы буенча 250ләп фатир хуҗасының 200 мең сумнан артык бурычы бар. Алар белән аңлату эшләре алып барыла. Суд карарлары суд приставлары башкаруына җибәрелде, — ди «Идарәче компания» урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев