Заинск-информ 16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм кеше

Зәй шәһәр суды кырыгалдарлар эше буенча хөкем карары чыгарды

Өч яшь кешене мошенниклык өчен төрле елларга ирекләреннән мәхрүм иттеләр.

Зәй шәһәр судында судья Рамил Бикмиев рәислегендә Аксубай һәм Яңа Чишмә районнарының 21 яшьтән 25 яшькә кадәрге өч кешесенә мошенниклык буенча гаепләү карары чыгарылды. Оешкан җинаятьчел төркем Татарстанның берничә районында яшәүчеләрне алдау юлы белән бер  миллион сумнан артык акча үзләштергән. Ә суд эскәмиясенә утырган әлеге өч егет  җинаятьчел схемада төп рольне уйнаганнар.

Җинаять эше материаллары буенча, гаепләнүчеләр алты кешедән торган оешкан төркем составына кергән. Алар нигездә республикабызның өлкән яшьтәге кешеләрен алдау юлы белән эшләгән.  Мошенниклар Зәй, Азнакай, Чистай һәм Мамадыш районнарында яшәүчеләргә максатчан шалтыратып, үзләрен адвокат яки тикшерүче дип атаганнар. Алар өлкән яшьтәге кешеләргә аларның якыннары юл-транспорт һәлакәтенә эләккән дигән ялган мәгълүматны хәбәр иткәннәр, һәм җинаять эшен “яшерү" өчен зур суммаларда акча таләп иткәннәр. Төркем кылган гамәлләр буенча кешеләргә китерелгән гомуми зыян бер миллион сумнан артып киткән. Әлеге җинаятьчел төркемнән  унлап кеше зыян күргән.

30 сентябрьдә Зәй шәһәр  судында  якларның фикер алышулары узды, аларда дәүләт гаепләүчесе һәм гаепләнүчеләрнең адвокатлары чыгыш ясады. Шуннан соң гаепләнүчеләр соңгы сүз хокукыннан файдаландылар.

1 октябрьдә судья Рамил Бикмиев хөкем карарының резолютив өлешен игълан итте. Суд, һәркемнең ролен һәм катнашу дәрәҗәсен исәпкә алып, аларга реаль төстә  иректән мәхрүм итү  җәзасы билгеләде. Ике фигурантка гомуми режимлы төзәтү колониясендә 3әр ел билгеләнде. Бер хөкем ителүче шул ук типтагы колониядә 2 елга ирегеннән мәхрүм ителде.

Хөкем карары игълан ителгән вакытта ике гаепләнүче сак астында булган, өченчесе суд залында ук сак астына алынды.

Җинаять җәзасыннан тыш, суд хөкем ителгәннәрдән зыян күрүчеләр файдасына, китерелгән матди зыянны каплау өчен акча түләтергә карар чыгарды. Шулай ук җинаятьчел эшчәнлектә кулланылган яисә җинаятьчел табышка алынган мөлкәт: кәрәзле телефоннар, акчалар һәм автомобиль конфискацияләнгән.

Хөкем карары әле законлы көченә кермәгән һәм билгеләнгән тәртиптә шикаять ителергә мөмкин.

Роза Илалтдинова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев