Заинск-информ 16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм кеше

Зәй шәһәр суды икенче кабат исерек хәлдә машина йөртеп тоткарланган зәйлене хөкем итте

Бу көннәрдә Зәй шәһәр судында алкоголь кулланган хәлдә руль артына утырган ир-атка карата кузгатылган җинаять эше буенча хөкем карары чыгарылды, дип хәбәр итәләр шәһәр суды матбугат үзәгеннән.

Әлеге ир-егет узган елның 16 ноябрендә  исерек хәлдә «Шевроле Нива» автомобилендә район юлларында хәрәкәт иткән вакытта тоткарланган. Алкоголь кулланып руль артына утырган өчен инде ул элек тә административ җаваплылыкка тартылган булган. 

Икенче кабат шундый хәлдә юл иминлеге сагы инспекторлары тарафыннан тоткарлангач та ул медицина тикшерүеннән баш тарткан, шуның нәтиҗәсендә эш РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсенең 1 өлеше буенча җинаять производствосына күчкән. Васильев тулысынча гаебен таныды һәм судта үз гамәле өчен  үкенүен белдерде, дип язалар Зәй шәһәр суды матбугат үзәгендә.

Нәтиҗәдә  Зәй шәһәр судының  30 гыйнвардагы  карары белән ир-ат Россия Федерациясе Җинаять кодексының 264.1 маддәсе  1нче бүлеге  өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип танылды һәм ул транспорт чаралары белән идарә итүдәге  эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан 2 елда 6 айга  мәхрүм ителде, аңа 320 сәгатькә мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза билгеләнде. 

“Шевроле Нива" маркалы автомобиль конфискацияләнгән, ягъни дәүләт милке хисабына алынган.

Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев