Бер атна эчендә ягулык урлауның өч очрагы теркәлгән.
5 августта Кара Елга авылында машина йөртүче-тракторчы тоткарлана. Полициядән алынган мәгълүматлар буенча, ул 100 литр дизель ягулыгы урлаган. Ир-ат полиция бүлегенә китерелгән.
6 августта Якты Күлдә трактордан 200 литр ягулык урлануы билгеле булган. Техника “ТСТ” оешмасыныкы.
Тагын бер очрак бульдозер багыннан 90 литр дизель ягулыгы урлау белән бәйле. Зыян 7740 сум тәшкил иткән.
“Барлык фактлар буенча җинаять эшләре кузгатылды, җинаятьләрдә катнашы булган затларны ачыклау буенча оператив эзләү чаралары үткәрелә”, - дип хәбәр итәләр полициядән.
Нет комментариев