Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять һәм кеше

Зәй районында 17 яшьлек яшүсмер машина куып алып киткән

Узган атнада район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 72 хәбәр һәм гариза кергән.

Теркәлгән җинаятьләр арасында 1ешәре — мошенниклык, компьютер мәгълүматларына законсыз керү, транспорт чарасын хокуксыз үзләштерү факты.

Бу чорда шәһәр-районда 6 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларның берсендә тән җәрәхәтләре алучылар бар. Руль артына алкоголь кулланып утырган бер машина йөртүче тоткарланган.

25 ноябрьдә район эчке эшләр бүлегенә бер кешедән билгесез кешеләрнең Чыбыклы авылында үз йорты янында калдырган транспорт чарасын куып китүләре турында мөрәҗәгать керә.

«Тикшерү-оператив төркем хезмәткәрләре шәһәрдә Нариманов урамындагы ягулык салу станциясе янында урланган автомашинада 17 яшьлек егетне тоткарладылар. Хәзерге вакытта тикшерү чаралары үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча шикләнелүчегә карата процессуаль карар кабул ителәчәк», — дип хәбәр итәләр полициядән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев