Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять һәм кеше

Зәй полиция хезмәткәрләре «туганың юл-транспорт һәлакәте очрады», дип алдаучыларның эзенә төшкән

Узган атнада районда тагын мошенниклык очрагы теркәлгән.

5 февральдә район эчке эшләр бүлегенә бер хатын-кыздан гариза кергән. Аңа билгесез кешеләр «туганың юл-транспорт һәлакәтенә очрады» дип шалтыраткан. Һәм ул, туганын коткарам дип, 250 мең сум акчасын курьер аша җибәргән.

«Җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре тарафыннан „кайнар эздән“ әлеге җинаятьне кылуда гаепләнеп, дүрт кеше тоткарланды. Аларның өчесе — Яңа Чишмә, берсе — Аксубай кешесе. Хәзерге вакытта әлеге төркем тарафыннан шундый охшаш җинаятьләрнең өстәмә эпизодларын билгеләү буенча тикшерү чаралары үткәрелә», — дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.

Шулай ук узган атнада РФ Дәүләт хезмәтләре порталындагы аккаунтны «вату» юлы белән компьютер мәгълүматларына законсыз керү факты теркәлгән. Бу очракта мошенник тәэсире астында зыян күрүче смска килгән кодларны әйткән, ә бу РФ Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетын «ябуга» китергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев