Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять һәм кеше

Зәй полиция хезмәткәрләре сим-карталар белән алдауның яңа схемасы турында кисәтә

Телефон караклары алдауның яңа схемасын куллана башлаганнар.

«Алар үзләрен кәрәзле элемтә хезмәткәрләре дип таныштыралар һәм сим-картаның гамәлдә булу вакыты тәмамлануын хәбәр итәләр. Сим-картаның эшен „озайту" өчен гражданга „операторга" смс кодын тапшырырга кирәк. Аны алгач, мошенниклар сим-картаның дубликатын ясыйлар яки шалтыратуларны һәм смсны башка номерга күчерәләр. Бу аларга алданган кешенең онлайн банкына, почтасына, дәүләт хезмәтләренә һәм башка шәхси мәгълүматларына керү мөмкинлеген бирә. Узган атнада өч зәйле шул рәвешле зыян күреп, бүлеккә мөрәҗәгать итте», — дип хәбәр итә полиция хезмәткәрләре.

Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре мондый ситуацияләрне аңлатып, сим-карталарның гамәлдә булу срогы юклыгын ассызыклыйлар. «Шалтыратучыларга беркайчан да кодлар һәм башка мәгълүмат бирмәгез. Игътибарлы булыгыз һәм якыннарыгызны кисәтегез», — дип искәртә полиция хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев