18-24 августта район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 89 хәбәр һәм гариза кергән.
Теркәлгән җинаятьләр арасында мошенниклык, кыйнау, урлашу очраклары бар.
Бу чорда шәһәр-районда 15 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бәхеткә, аларда сәламәтлегенә зыян килүчеләр һәм үлүчеләр юк. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 61 очрагы теркәлгән.
Узган атнада оператив-эзләү чаралары барышында полиция хезмәткәрләре РФ Җинаять кодексының 337нче маддәсенең 5нче өлеше буенча федераль эзләүдә булган 36 яшьлек ир-атны тоткарлаган (частьны яки хезмәт урынын үз белдеге белән калдыру).
Нет комментариев