Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять һәм кеше

Зәй яшьләре узып баручы елны күркәм эшләре белән бизәде

Максим белән Екатерина Зәй яшьләре арасында волонтерлык эшчәнлеге белән актив шөгыльләнүчеләрнең шактый булуы куандыра. Бу яшь кешеләрнең мәрхәмәтле гамәлләргә тартылуы, мохтаҗларга ярдәм итеп яшәүнең мөһимлеген аңлаулары турында сөйли.

Шундый актив волонтерларыбыз - шәһәребезнең 4нче мәктәбе X сыйныф укучысы Максим Бурмистров белән Екатерина Тербахка аерым тукталып үтәсе килә. Шәһәркүләмендәге төрле чараларда, мәрхәмәтле гамәлләр уртасында кайнаучы бу яшьләребез күпләргә яхшы таныш. Аларны балалар өчен күңел ачу чаралары алып баруда да, мохтаҗларга ярдәм итүдә дә даими күрергә була.

- Без 2018 елда район яшьләр эшләре идарәсе каршындагы волонтерлык хәрәкәтенә кушылдык. Шуннан бирле бу юнәлештә актив эшлибез. Тәҗрибә уртаклашу максатында республика, Россиякүләмендә уздырылучы волонтерлык эшчәнлеге форумнарында катнаштык. Төрле төбәктәге яшьтәшләребезнең эш-гамәлләре белән даими танышып барабыз, үзебез башкарганнарын аларга җиткерәбез, - ди яшьләр беравыздан.
Максим Бурмистров шәһәрдә узучы төрле чараларны алып баручы буларак билгеле, ул ветераннарга, физик мөмкинлеге чикләнгәннәргә ярдәм итү эшләрендә дә башлап йөри. Ә үзенең волонтерлык эшчәнлегенә тартылуын гаиләдәге тәрбиядән дип исәпли. Кече яшьтән үзеннән кече игезәк туганнарын карашып, алар белән шөгыльләнеп үскән Максим үсә төшкәч, башкаларга ярдәм итүгә дә теләп алына.

“Алга таба үз һөнәремне кешеләр белән эшләүдә, оештыру эшчәнлегендә күрәм”, - дип елмая егет.

Ә Екатерина Тербах үз характерындагы ярдәмчел сыйфатларны кешеләр сау-лыгы сагына басып кулланырга исәп тота.

- Волонтерлык эшчәнлеге барышында сәламәтлеге какшаган кешеләргә күп ярдәм кирәк булуын күреп киләм. Шуңа да киләчәк һөнәремне медицина өлкәсендә күрәм. Мөгаен, моңа кечкенәдән йорт хайваннарын яратуым да этәргеч булгандыр, - ди Екатерина.
Менә шундый яшьләребез булганда, киләчәгебезнең ышанычлы булуында шик юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев