Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять һәм кеше

Дмитрий Соловьев: «Уртак җиңү өчен һәркем үз урынында нәрсә дә булса эшли ала»

«Бергә без зур көч» газета проекты кысаларында чираттагы язма.

Махсус хәрби операциядәге егетләргә гуманитар ярдәм оештыру максатында Зәйдә игелекле кешеләр үз теләкләре белән инициатив төркем төзеде.

Күпләребезнең танышлары, дуслары, авылдашлары мобилизацияләнде. Шуңа да бу тема күпләргә якын һәм күпләр күңеле кушуы буенча ярдәмгә кушылды.

Махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәмне оештыручыларның берсе – Зәй егете Дмитрий Соловьев. Ул мобилизация башлануның беренче көннәреннән Зәй егетләре белән тыгыз элемтәдә тора. Аның да якын кешесе мобилизация буенча алынган.

- Яңалыкларны тыңлап, егетләребез өчен кайгырып, кул кушырып утырып кына булмый. Безнең хәрбиләргә ярдәм итү өчен волонтерлар төркемен оештырып, уртак җиңү өчен һәркемнең үз урынында нәрсә дә булса эшли алуын аңладык, - ди Дмитрий.
Ул төп эш урында да хезмәт куярга, шул ук вакытта егетләргә ярдәм итәргә дә вакыт таба. “Зәй” агросәнәгать паркы директоры урынбасары ул. Көне-төне эшкә чумган, дияргә була.
Инициатив волонтерлар төркемендә дүрт кеше – Дима, Марат Кыямов, Наталья Зиннурова, Надежда Хәбибуллина. Эшчәнлекләренең максаты – мобилизацияләнгән егетләребезгә турыдан-туры ярдәм итү һәм саклаучыларыбызның хәрби рухын күтәрү. Шулай ук ил өчен авыр вакытта тагын да мөһимрәк максат – патриотизмны ныгыту, кешеләрне берләштерү.

- Без төрле ярдәм күрсәтәбез һәм ул һәрвакыт адреслы. Конкрет исемлек буенча егетләргә нәрсәләр кирәк булуын игълан итәбез. Һәм битараф кешеләрнең булмавына сөенәбез. Кем акчалата булыша, кем әйберләтә китерә, - ди Дмитрий.
“Барысы да фронт өчен! Барысы да җиңү өчен!” лозунгы бүген аеруча актуаль. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә акчалата ярдәм итү өчен Юстиция министрлыгында счет ачканнар.

Дмитрий Соловьев хәрби операциядә катнашучы егетләр янына ике тапкыр гуманитар ярдәм алып барып кайтты. Хәзер өченче мәртәбә барырга җыена. Чаллы, Әлмәт егетләре белән дә элемтәдә тора. Техника белән дә булыша.

-Гуманитар ярдәмне егетләребезнең үз кулларына илтеп тапшырдык. Ә кемнәрне күрә алмадык, аларын Зәй егетләренә калдырдык. Бу ярдәмне җыярга булышкан барлык кешегә егетләр рәхмәт әйтәләр. Алар без - тылдагыларның ныклы терәк булуларын тоеп, җиңүгә ышаналар. Җиңү безнең якта булачак, диләр. Соңгы елларда онытылып барган патрио-тизм рухы күпләр өчен кире кайтты һәм кешеләр арасында бер-берсенә карата ярдәмчеллек сыйфатлары көчәйде. Хәрби операциягә киткән егетләргә теләктәшлек күрсәтү, ярдәм итү очрак-лары көннән-көн арта, - ди Дмитрий.
Хәзер газеталар, журналлар битләрендә дә “йолдызларга” түгел, ә бүгенге көннең чын геройлары турында язмаларга киңрәк урын бирелә. Бүген илебез өчен кыен чак безне берләштерде. Бөтенебез бергә булсак кына кыенлыктан җиңел чыга алачакбыз.

Фото шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев