Заинск-информ 16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм кеше

Зәебезнең биючесе һәм биетүчесе

ТР Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлар тарафыннан оештырылган “Мәрхәмәт-Милосердие” берләшмәсе “Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман” проект гамәлгә ашыру инициативасы белән чыккан иде.

Шул уңайдан без дә Зәй районының күренекле хатын-кызлары турында сөйлибез. Шундый мөхтәрәм затларыбызның берсе -  күп балалы ана, үз биюләре белән Зәй балаларының берничә буынын тәрбияләгән Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Лидия Ивановна Нестягина.

«Хореография – мине, ә мин хореографияне сайладым. Әти-әнием мин сайлаган юлны хуплады, алар миңа һәрвакыт ярдәм итте. Алтын кешеләр иде. Мин гаиләдә беренче хореограф булдым. Иҗат юлым Казан янындагы Борисково бистәсендә башланып китте, миңа биредәге балалар бакчасында төп бию ролен башкаруны ышанып тапшырдылар. Әмма бистәдә бию коллективы юк иде. Күрәсең, миңа бәхет йолдызы балкыгандыр инде, әти-әнием Казан шәһәренең Киров исемендәге мәдәният сараеннан җиде минутлык ераклыкта урнашкан йорттан кооператив фатир сатып алдылар», - дип искә ала ул хатирәләрен яңартып.

Унынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң Лидия Нестягина Станислав Орешин җитәкләгән «Идел» хореография ансамбленә күчә. Бу педагог-хореограф биюче  кызлар өчен икенче әти була, нәкъ менә аның янында Лидия бию сәнгатенең барлык  нечкәлекләренә, халык хореографиясенең матурлыгына төшенә. Аннары Лидия Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керә, шул елны ук институтта хореография бүлеге ачыла. Кызның яшьтән үк бию сәнгатенә оста булуын комиссия әгъзалары тиз күреп ала, Лидия институтта да яхшы укый, югары стипендия ала, комсорг та була. 

Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаганнан соң, Лидия Нестягина Зәй шәһәренә күченә һәм үзенең хезмәт юлын районның “Октябрь,” Мәдәният сараенда башлый. Зәйдә ул танылган хореограф Ольга Сазонова, гаҗәеп аккомпаниаторлар Леонид Горячев, Анатолий Новиков, Ольга Федюнина, Марина Горина, Әлфия Вәлиуллина белән бергә эшли. Күпсанлы шәһәр концертлары, конкурс һәм фестивальләрдә актив катнаша. Лидия Ивановна 40 елдан артык (2001 елдан алып) үрнәк коллективлар исемлегендә булган «Елмаю» балалар хореография ансамбле белән җитәкчелек итә. Бүгенге көндә ансамбль шәһәр, район, республика, Россия, халыкара бәйгеләрдә нәтиҗәле чыгыш ясый. 
 2018 елдан аның җитәкчелегендә «Заиночки» хезмәт ветераннары хореография ансамбле оештырыла. «Заиночки» - пенсия яшендәге хатын-кызлар һәм Зәй муниципаль районы хезмәт ветераннары арасында беренче һәм бердәнбер хореография коллективы. Лидия Ивановна «Мәгарифтәге казанышлары өчен» медале,  «Үзешчән сәнгатьтәге казанышлары өчен» мактау билгесе белән бүләкләнә. Шулай ук ул 2008 елда Казан шәһәрендә үткән «Ел хатын-кызы» конкурсының «Хатын-кыз-ана» номинациясе җиңүчесе. 2017 елда «Өченче буын герое» номинациясе лауреаты, 2019 елда Зәй муниципаль районында үткәрелә торган «Хезмәт кешесе» конкурсында җиңүче дипломына лаек булды. Зур хезмәтләре өчен 1999 елда Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Лидия Ивановна  Нестягинага «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. 

Лидия Ивановна тырышлыгы белән безнең шәһәр балалары дөньяның күп илләрендә булдылар һәм төрле дәрәҗәдәге конкурсларда җиңделәр, алар арасында Болгария, Франция, Швейцария, Македониядә үткән халыкара фестиваль-конкурслар, «Талантлар салюты» Испания балалар һәм яшүсмерләр иҗаты халыкара фестиваль-конкурсы, «Лилавади» халыкара фестиваль-конкурсы - Тайланд, «Шәһәрләр тормышы» халыкара фестиваль-конкурсы - Мәскәү шәһәре, «Илһам иркенлеге» халыкара иҗади фестиваль-конкурсы - Санкт-Петербург шәһәре, «Суык бизәкләре» халыкара иҗади фестиваль-конкурсы - Бөек Устюг шәһәре. 

Күп еллар эшләү дәверендә ул үз коллективына яңа технологияләр кертә. Татар биюенә нигез салучы Гай Хаҗи улы Таһиров укучысы буларак, «Этник сәнгать», ягъни татар биюе өлкәсендә зур  эше алып бара. Аның исеме «Зәй шәһәренең танылган кешеләре» китабына кертелгән. Ел саен Лидия Ивановна семинарларда мастер-классларда катнаша, шулай ук аларны үзе дә үткәрә.

Фото шәхси архивтан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев