Хокук сагында - машина йөртүче сыйфатында
Алексей Прохоров 70 яшьлек юбилеен һөнәри бәйрәм белән бергә каршылый.
Һәрчак төгәл, машинасы караулы, үз хезмәтенә бик тә җаваплы караучы мөхтәрәм затның прокуратурадагы хезмәт эшчәнлегенә дә 14 гыйнварда ун ел тула.
- Эшне яратып башкарганда, ул һәрвакыт җанга рәхәтлек бирә. Машина руле артында узган хезмәт юлым тәртип, хокук саклау органнарында эшләү белән бәйле булды. Шуңа да үземне кешеләр иминлегенә, аларның хокукый мәнфәгатьләре яклануга өлеш керттем дип саныйм. Кайда гына эшләсәң дә, коллективта аңлашып, бер максатка хезмәт кую да бик мөһим, - ди Алексей Николаевич.
Үзе ул районыбызның Керәшен Мәлеме авылыннан. Мәктәпне тәмамлагач та машина йөртүче һөнәрен үзләштергән егет район эчке эшләр бүлегенә машина йөртүче булып урнаша. Башта юл иминлеге инспекциясендә эшли, аннан тәртип сагына өлешен кертә. Аның хезмәт стажы бу өлкәдә 40 ел белән исәпләнә. Әлбәттә, эчке эшләр бүлегендә хезмәт куйганда хокук бозучыларны, җинаятьчеләрне тоткарлау, качып китүчеләрнең артларыннан куу очракларында үз иминлеге, үз гомерен дә куркыныч астына куярга туры килә. Әмма физик яктан нык бәдәнле, төрле ситуацияләрдә үзен дөрес тота белү аңа һәрчак булыша. Кайбер чакларда тәүлек дәвамында эштә булган вакытлары да аз булмый. Ә прокуратурага машина йөртүче булып ул инде лаеклы ялга чыкканнан соң урнаша.
“Без моннан ун ел элек шәһәр прокуроры булган Константин Копосов белән эшли башладык. Аннан тугыз ел Ринат Кәримов белән аңлашып эшләдек, хәзер менә Сергей Урванцевны йөртәм”, - ди һәр җитәкче белән уртак тел табып эшли алучы Алексей Николаевич.
- Озак еллар намуслы хезмәт куйган мөхтәрәм зат безнең хөрмәтле хезмәткәребез. Без аңа ныклы сәламәтлек, имин тормыш телибез, - диде Сергей Александрович, аңа район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырып.
Алексей Николаевич тормыш иптәше Сәмига ханым белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр, алар да туган төбәкләрендә калып тырыш хезмәт куя. Уллары – сак хезмәтендә, кызлары балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев