Хезмәтенә тугрылыклы
Елена Минеева да тәгәрмәчләр җитештерү заводына яшь кыз килеш килеп, бүген инде гомер уртасын биредә каршылаган.
1990 елда Зәйнең 60нчы һөнәр училищесында эшче белгечлеге алгач, ул юллама белән заводның контроль бүлегенә эшкә урнаша. Үзенең остазы дип Светлана Глазинаны атый.
“Яшь кешегә беренче хезмәт юлын башлаганда иренмичә эш нечкәлекләрен аңлатучы кеше булу – зур бәхет ул. Уку йортында белем алганда теорияне үзләштерү – бер нәрсә, ә менә шуны эшеңдә куллана белү аерым сәләт, юнәлеш бирүче, үрнәк күрсәтүче булуны сорый”, – ди Елена Михайловна.
Үзе дә соңрак яшьләргә эш нечкәлекләрен өйрәтүгә бик теләп алына. Эш белән бергә параллель төстә шәһәрнең машина төзүчеләр техникумында кичке укулар үтә.
Хәзерге вакытта Елена Минеева – заводта эчке логистика учеты кладовщигы. Ул тәгәрмәчләр җитештерү өчен китерелә торган металлны кабул итү, аны җитештерү линиясенә җибәрүне контрольдә тоту өчен җаваплы. Зур гына мәйданда өелеп торган металл арасында, шулар белән эш итүче бәләкәй генә гәүдәле ханымның күз иярмәс җитезлектә әле бер өемгә, әле икечесенә килеп исәп алып баруын сокланып күзәтәсең. Әлбәттә, моны үз эшен яхшы белгән белгеч кенә башкара ала. Кире яшьлегегезгә кайтып, яңадан һөнәр сайлау алдында торсагыз, нишләр идегез, тәгәрмәчләр заводы ир-атларга хас һөнәр дип куркып калмас идегезме, дип сорыйм үзеннән.
– Мин хезмәт юлымны заводтан башка күз алдына да китерә алмыйм. Әйе, металл арасында хезмәт бер караганда ир-ат эше кебек, тик төгәллек таләп итүче эшемне минем беркемгә дә бирәсем килми, яратып башкарам, – дип елмая ул.
Ә заводтан арып кайткач, Елена ханым күңел җылысын гаиләсенә, ике баласына, 4 оныгына һәм бакчасын тутырып үскән чәчкәләренә бирә. Аның иң яраткан шөгыле чәчкәләр үстерү икән, инде көзге чор булуга карамастан, ул үзенең бакчасында 30 төрдән артык чәчкә үсүен әйтә.
Кыскасы, әнә шулай завод эше белән, йорт мәшәкатьләрен чиратлаштырып тулы канлы тормыш белән яши Елена Минеева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев