Хезмәтен туган җиренә багышлаган мөхтәрәм зат
Кичә, 28 сентябрьдә Татарстан Республикасының атказанган агрономы Раиф Вәлиев 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Районыбызның Түбән Лоҗы авылында туган, шушы җирдә маңгай тире белән хезмәт куйган Раиф ага гомер көзен дә кендек каны тамган туган җирендә каршылый. Алай гына да түгел, быелгы ел Вәлиевлар гаиләсе өчен юбилейларга бай, җәй көне аларның тормыш иптәше Нәсимә апа белән уртак гаилә тормышы коруларына да 60 ел тулды.
Раиф абыйның бөтен хезмәт эшчәнлеге туган районының авыл хуҗалыгына бәйле. 16 яшеннән “Илшат” колхозында төрле эштә хезмәт юлын башлый. Армиядә хезмәт итеп кайткач, “Алга” колхозы бригадиры була. 1971 елдан 83 яшенә кадәр район хуҗалыкларында агроном булып эшли.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасының атказанган агрономы, “Фидакарь хезмәт өчен”, “ТАССРның 100 еллыгы” медальләренә, күп кенә башка бүләкләргә ия. Ул районыбызның Мактаулы гражданины.
Раиф Вәлиев кечкенәдән җир кешесе булып үсә. Шуңа да ул районыбызда җир уңдырышлылыгы серләрен белүче тәҗрибәле аксакал. Ул авыл хуҗалыгы тармагында механиктан баш агрономга кадәр озын юл үтә. Бүген дә ул киңәш сорап мөрәҗәгать итүчеләргә бик теләп ярдәм итә. Бөтен барлыгы белән агроном булганлыгы һаман да аңа җир эшеннән аерылырга ирек бирми, үз бакчасында чын мәгънәсендә тәҗрибә участогы ясаган, анда нәрсәләр генә үсми, әнә шулай ярата ул җирне.
Тормыш иптәше – Нәсимәсе дә үзенә пар булып килгән. Түбән Кама районының Кызыл Чапчак авылы кызына бер күрүдә үк гашыйк була егет, күңеле белән үзенеке икәнен тоя һәм озакка сузмыйча алар уртак тормыш коралар. Туган авылында сыер савучы булып хезмәт куйган Нәсимә апа Лоҗыда да гомер буе терлекчелектә сыер савучы булып эшли.
Хәзер инде менә 60 ел алар бер җан булып гомер итәләр. Шушы дәвердә тормышларында бәхетле мизгелләр дә, борчу-мәшәкатьләр дә күп була билгеле. Әмма алар боларның барысын да кулга-кул тотынып үтәләр, төрле хәлләрдә дә бер-берсенә юл куялар. Бүген дә бер-берсенә иң якты хисләрен саклыйлар. Гаиләдә дүрт бала – Вакыйф, Энҗе, Илгиз, Флүзә үсә. Хәзер аларның барысының да үз тормышлары. Илгизләре туган төбәктә төпләнеп калып, бүген Бигеш авыл җирлеге белән җитәкчелек итә. Бүгенге көндә әби белән бабай төп нигездә балалары, килен-кияүләре, 9 оныгы, 2 оныкчыгын каршы алып, озатып калып матур итеп яшиләр.
Быел Казан Сабантуенда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда узган Сабантуй бәйрәмендә озак еллар бергә матур үрнәк яшәүче парларны котлады. Алар арасында Нәсимә апа белән Раиф абый да бар иде.
Район башлыгы Разиф Кәримов та авыл хуҗалыгы тармагы ветераны Раиф абый Вәлиевның бай хезмәт тәҗрибәсен һәрдаим үрнәк итеп куя. Мөхтәрәм зат районыбызның, республикабызның йөзек кашы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев