Узган атнада зәйлеләр мошенникларга биш миллион сумга якын акча күчергән
Бер хатын-кыз — мобиль элемтә хезмәтләрен күрсәтү срогын озайтам дип 1334000, ә ир-ат инвестицияләрдә акча эшлим дип 3500000 сум акчасыннан колак каккан.
2 — 8 декабрьдә район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 74 хәбәр һәм гариза кергән. Теркәлгән җинаятьләр арасында кыйнау, мошенниклык, компьютер мәгълүматларына законсыз керү очраклары бар.
Бу чорда шәһәр-районда 14 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларның берсендә тән җәрәхәтләре алучылар бар. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 76 очрагы теркәлгән.
Мошенниклык очракларына тулырак тукталыйк.
2 декабрьдә район эчке эшләр бүлегенә Зәйдән яшәүче бер хатын-кыздан Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетына хокуксыз керүләре турында гариза керә. Аңа билгесез кеше шалтыратып, мобиль элемтә хезмәтләрен күрсәтү срогын озайтырга тәкъдим итә. Әлеге хатын-кыз телефонына смс аша килгән кодларны әйткән, ә бу компьютер мәгълүматын блоклауга китергән. Аннан мошенниклар күрсәтмәләре буенча зыян күрүче билгесез счетларга кредит рәсмиләштерүне кисәтү һәм акчаларны куркынычсыз счетка күчерү сылтавы белән 1334000 сум акча күчергән.
Ә бер ир-атка, инвестицияләрдә акча эшлим дип, 3500000 сумлык зыян килгән. Ул шәхси акчаларыннан гына колак какмаган, ә төрле банкларда кредитлар да рәсмиләштергән.
«Мошенниклык фактлары буенча җинаять эшләре кузгатылды, аларны кылуда катнашы булган затларны билгеләү буенча оператив-техник чаралар үткәрелә. Узган атнада җирле халыкка китерелгән гомуми зыян 4834000 сум тәшкил итә. Сак булыгыз, таныш булмаган кешеләрдән килгән хәбәрләргә ышанмагыз», — дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев