Узган атнада Зәйдә велосипед һәм бер кибеттән 20 мең сумлык товар урлаганнар
Җәмгыять һәм кеше

Узган атнада Зәйдә велосипед һәм бер кибеттән 20 мең сумлык товар урлаганнар

Узган атнада район эчке эшләр бүлегендә ике урлашу очрагы теркәлгән.

7 апрельдә Зәйдә яшәүче 44 яшьлек ир-аттан бүлеккә гариза керә. Ул подъездларыннан велосипедын урлаулары турында хәбәр итә. Аңа 10 мең сумлык матди зыян килә. 

“Җинаятьчеләрне эзләү төркеме хезмәткәрләре тарафыннан велосипедны 29 яшьлек Зәй кешесе урлавы ачыкланды”, - дип хәбәр итәләр полиция хезмәткәрләре.

10 апрельдә Зәйдәге бер кибеттән 20 мең сумлык товар урлыйлар. 

“Әлеге җинаятьне кылуда гаепләнеп, тикшерү-оператив төркем хезмәткәрләре тарафыннан элек тә хөкемгә тартылган 47 яшьлек Зәй кешесе тоткарланды”, - дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.


Нет комментариев