Үзе билгеләгән юлдан туры барган ул
Зәебезнең җитәкче органнарында эшләп, район үсеше өчен тиңдәшсез өлеш керткән мөхтәрәм затлар – ветераннарыбызга без бүген тирән рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Шуларның берсе – Гакыйф Гыйләҗев.
Ул бүген, 2 октябрьдә 90 яшьлек түгәрәк юбилеен билгеләп үтә.
1974 елдан алып Зәйдә шәһәр комитетында, пропаганда, агитация бүлегендә, гомуми бүлектә җитәкче урыннарда хезмәт куйган Гакыйф Гыйләҗев әле бүген дә район хакимияте эшчәнлеген җан атып күзәтә.
“Бик җитди, үз эшенә җаваплы караучы җитәкче булды. Ул чорда пропаганда, агитация эшчәнлеген алып бару аеруча үз-үзеңә таләпчәнлек, башкаларга игътибарлылык, һәр тармактан тирән белемле булуны сорый иде. Гакыйф Гәрәевич бу яктан тел-теш тидерерлек кеше булмады. Районыбызда актив эшчәнлек алып барган, фикер тудыра белгән, тынгысыз һәм милләтенә тугрылык-лы шәхес ул”, – ди аның турында хезмәт ветераны Гамир Таҗетдинов.
Гакыйф Гәрәй улы – тумышы белән күрше Тукай районының Иштирәк авылыннан. Ул өч балалы гаиләдә кече яшьтән әнисенең кул арасына кереп, хезмәт белән тәрбияләнә, чөнки әтиләре Бөек Ватан сугышында һәлак булып, бу гаиләгә бик күпләр кебек авыр тормыш йөген тартырга туры килә. Мәктәптә уку чорында активлыгы, оештыру эшләренә тартылуы белән аерылып тора. Авылдашы, чибәр Мәдинәне үзенә каратып, уртак тормыш коралар. Һәм икесе дә Алабуга педагогика училищесын бетерәләр, соңыннан педагогика буенча биредә югары уку йортында белем алалар. Яшь белгечләрне юллама белән Зәй районы Кабан-Бастрык авылына балалар укытырга җибәрәләр. Биредә алар мәктәп, авыл тормышының уртасында кайный. Беренче балалары Фәридә дә шушында дөньяга аваз сала. Соңрак алар туган авыллары Иштирәккә кайтып, педагогик эшчәнлекләрен дәвам итәләр. Монда инде икенчеләре – Айдар, төпчекләре Гөлнара туа. Гакыйф Гыйләҗевны шунда ук авылның партоешма секретаре итеп сайлыйлар. Шул рәвешле яшь укытучы педагоглык эшчәнлеген сәяси эш белән бергә бәйләп алып бара. Яшь пар мәктәптә дә, авылның иҗтимагый, мәдәни, сәяси тормышында төптән җигелеп тартучыларга әверелә.
Ә инде үзен һәрьяклап күрсәтеп өлгергән Гакыйф Гыйләҗевне 1974 елда КПСС чакыруы буенча Зәй шәһәр комитетына инструктор итеп билгелиләр. Ул пропаганда, агитация бүлеген дә җитәкли, соңрак гомуми бүлеккә мөдир итеп билгеләнә. Баштарак гаиләсен калдырып килеп хезмәт итә, аннан инде ире артыннан тормыш иптәше Мәдинә ханым да Зәйгә килеп төпләнә. Балалар исәя төшкәч, Зәйдәге мәктәп-интернатта тәрбияче булып эшли, аннан 3нче мәктәптә, татар гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укыта. Гыйләҗевлар икесе дә әнә шулай хезмәт юлларын тынгысыз эшкә багышлый, башкарылган һәр гамәлләренең нәтиҗәле булуы өчен зур тырышлык куя.
Гомер узып, балалар тормышта үз юлларын таба. Уллары, хәрби очучы һөнәрен үзләштерү сәбәпле, туган йортта сирәк кунак була, хәзер инде ул да лаеклы ялга чыгып, Зәебезгә кайтып төпләнгән.
– Апалар да, мин дә хәзер әтиебез янәшәсендә. Әниебезнең вафатыннан соң әтигә терәк булырга теләдек. Шулай да әле ул безгә тормышка акыллы карашы, төпле киңәшләре белән үрнәк булып тора. Безгә биргән тәрбияләре өчен рәхмәтлебез әти-әнигә, – ди Айдар Гакыйфович.
Бүген Гакыйф Гыйләҗев шәһәр уртасындагы фатирында ялгызы яшәсә дә, аның хәлен белешүче чордашлары, балалары, оныклары булуы белән бәхетле. Алай гына да түгел, Гакыйф Гәрәевич 5 онык һәм 9 оныкчыкның төпле тәрбия алулары өчен үзеннән өлеш кертә. Онык-лар өчен бабай – һәр сүзе, киңәше үтәлергә тиешле абруйлы кеше.
“Һәр йөкләнгән эшне җиренә җиткереп башкарырга тырыштым, яшәү рәвешем, үземә билгеләнгән кыйбламнан тайпылмадым. Хәзер без башлаган эшләрнең гөрләп дәвам итүен күреп күңел сөенә”, –ди ул тыныч кына.
Гакыйф Гәрәй улын юбилее белән котлап, саулык, имин көннәрдә яшәвен телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев