Заинск-информ 16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм кеше

Урта Баграждан Татьяна Архипова хәрбиләр өчен печенье пешерә

Махсус хәрби операциядә булган егетләребезгә ярдәм итәргә теләүчеләр саны артканнан-арта бара.

. Бу көннәрдә 23 февраль – Ватанны саклаучылар бәйрәменә егетләребезгә гуманитар ярдәм җыела. Без газетабызда һәм сайтыбызда әлеге игелекле кешеләр турында язып, башкаларны да аларга кушылырга, битараф калмаска чакырабыз.

Урта Баграж авылында яшәүче Татьяна Архипова егетләргә җибәрү өчен бер зур коробка печенье алып килгән.

Уңган хуҗабикә ул, оныкларының яраткан әбисе.  Тормыш авырлыгын юморга төреп күтәрүче бу олы йөрәкле ана инде 30 елдан артык беренче төркем инвалид бала тәрбияли.  Ә Татьяна түтинең пешергән камыр ризыклары авызыңда эрерлек.

-Егетләребезнең туган якларга исән-сау кайтуларын, күк йөзебезнең аяз булуын телим, - ди Татьяна Васильевна.

Игелек кылу – һәркемнең намус эше. Бу мәрхәмәтле, олы йөрәкле кешеләрнең үзләренә сәламәтлек, гаиләләренә бөтенлек телисе килә. Эшләгән яхшылык меңләтә әйләнеп кайта ул. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    1

    0

    Молодец