Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять һәм кеше

Түләүсез юридик ярдәм күрсәтүдә үзгәрешләр

“Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм турында” Федераль законга берничә үзгәреш кертелде. Үзгәрешләр тулы көченә 2024 елның 1 гыйнварыннан керә.

Нотариуслар түләүсез юридик ярдәмнең дәүләт системасы кысаларында үз вәкаләтләреннән чыгып, дәүләт юридик бюролары һәм түләүсез юридик ярдәмнең дәүләт системасында катнашучы адвокатлар тарафыннан судларда, дәүләт һәм муниципаль органнарда, оешмаларда гражданнарның мәнфәгатьләрен Россия Федерациясенең нотариат турында законнарында билгеләнгән тәртиптә тәкъдим итүгә ышаныч кәгазьләрен раслыйлар.

“Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм турында” Федераль законның 20нче маддәсендәге 3нче өлешендә һәм Россия Федерациясе субъектлары законнарында каралган очракларда, судларда, дәүләт һәм муниципаль органнарда, оешмаларда түләүсез юридик ярдәм алу хокукына ия гражданнарның мәнфәгатьләрен яклауга ышаныч кәгазьләре нотариуслар тарафыннан бушлай расланачак. Мондый ышаныч кәгазьләрен раслау өчен түләүсез юридик ярдәм алу хокукына ия гражданнар нотариусларга «Россия Федерациясендә адвокат эшчәнлеге һәм адвокатура турында» Федераль законның 25нче маддәсе нигезендә яки дәүләт юридик бюролары белән төзелгән килешүләрне тапшыралар.

Дәүләт юридик бюролары һәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү дәүләт системасында катнашучы адвокатлар судларда, дәүләт һәм муниципаль органнарда, оешмаларда түләүсез юридик ярдәм күрсәтү дәүләт системасы кысаларында ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның мирас хокукларын яклау турындагы эшләрне судларда караганда мәнфәгатьләрен бушлай яклый.

Үзгәрешләр 2024 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев