Туган як җылысы: Карман авылыннан Әсгать абый хәрбиләргә буржуйка-мичләр ясый
Карман авылында яшәүче Әсгать Гыйльмуллин махсус хәрби операциядәге егетләребезгә җибәрү өчен металл мичләр әзерли.
Ике буржуйка мичне алар энесе Хәниф белән бергә эшләгәннәр. Хәзер дисклардан тагын ясарга җыеналар. Хәниф абый чыбыкларны бөкләп әзерләп торган, ә Әсгать абый эретеп ябыштырган. Ныклап тотынсаң, бер көндә бер мич ясарга була, ди Әсгать абый.
Ни өчен нәкъ менә мич-буржуйкалар ясарга булдыгыз, дип сорыйм Әсгать абыйдан.
-Анда бит безнең егетләр. Ничек тә аларга ярдәм итәсем килә, алар өчен борчылам.Телевизордан хәлләрне күреп торабыз. Елның салкын вакыты. Юешләнеп кайталардыр, бияләй-оекбашларын да киптерергә кирәк, чәй дә эчәргә кирәк. Менә шуларны күзалдында тотып, киемнәрне дә киптерерлек, ризык та җылытып ашарлык булсын дип мичләрне ясадык. Үземнең эшләрне тиз генә төгәллим дә тизрәк ишегалдына ашыгам. Эретеп ябыштыра беләм. Металл белән эшләүне аеруча яратып башкарам. Миңа энем Хәниф тә кушылды, - ди Әсгать абый.
Ул үзе дә армия хезмәтен үткән, хәрби тормышны яхшы белә. Ә менә әтисе Бөек Ватан сугышында катнашып, Украинада яраланып, инвалид булып кайткан. Әсгать абыйга 70 яшь, 13 ел элек Карманга яшәргә кайтканнар. Матур итеп йорт җиткергәннәр, каралты-куралар булдырганнар. Инфаркт кичерсә дә, Әсгать абый әле тик торуны белми, хәрәкәттә – бәрәкәт, дип яши. Үзен генә түгел, ә башкаларны да кайгыртып яши.
Алар мичләргә “Карман” дигән язу да урнаштыралар, бу инде аларны кайда ясаулары һәм безнең - тылдагыларның хәрбиләребезгә терәк булуларын, аларны туган якта көтүебезне тоярга ярдәм итәчәк.
Бөек Ватан сугыш елларында да кулланылган күпчелек буржуйкалар кулдан эшләнгән. Аларны солдатлар землянка һәм блиндажларда җылыну, азыкларны җылыту өчен кулланган.
-Бу эшкә күбрәк кеше кушылсын иде дип телим. Менә, мәсәлән, бер кеше 3 мич ясады ди, әгәр дә моны 10 кеше башкарса, 30 мич булыр иде. Кулы эш белгән кешегә әллә ни авырлыгы юк, – ди Әсгать абый.
Дискларны, электрод һәм башка кирәк-яракларны Нияз Һадиуллин китергән. Нияз да, Әсгать абый, мичләрне яса гына, без сиңа кирәкле әйберләрне үзебез китереп бирәчәкбез, дигән. Хәзер Әсгать абый материаллар килгәч тә эшне дәвам итәргә ниятли.
Яхшылык җирдә ятмый, дигән борынгылар. Чынлап та, яхшылык ул безнең яхшы эшләребез һәм уйларыбыз. Махсус хәрби операция зонасында булган Зәй егетләре дә якташларыбызның безгә ныклы терәк булуын тоябыз, сезгә зур рәхмәт, диләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев