Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять һәм кеше

Тормышны яратучы Маргарита

Кеше язмышлары төрле була, сорап алып булмый язмышны… Бүген сүзебез Зәй шәһәренең бәйләү-тегүгә оста, гомумән, бу мавыгуына иҗади якын килеп, яратып башкаручы Маргарита Сирень кызы Кабулҗанова турында.

Маргарита ханымны бу һөнәргә әбисе белән әнисе өйрәтә.

“Әби безгә нәрсә дә булса бәйләргә, йон эрләргә, я булмаса тегәргә куша иде, шуны эшләп бетермичә, безне апа белән урамга чыгару юк иде. Ә без әле кечкенәләр, башка яшьтәшләребез кебек урамда уйнысы килә иде. Әбинең безгә яратып әйтә торган сүзе – нинди авыр вакытлар булса да, тегүче һәрвакыт үзенә ипилек акча эшли алачак ди иде ”, - дип искә ала Маргарита ханым.

Ә бүген исә ул әбисенә бик рәхмәтле. Эшкә өйрәтеп, һөнәрле итүгә өлеш керткән якын кешесен еш искә ала. Маргарита Кабулҗанова мәктәпне бетергәч Казанда махсус тегүчелек курслары үтә. Эш тәҗрибәсен ул көнкүреш әйберләре тегү комбинатыннан башлый. Монда эшләп шомаргач, үз эшен ачу максаты белән янып йөри башлый һәм кечкенә генә тегү һәм кием төзәтү салонын ачып җибәрә. Әмма тормышның үз законнары шул, уңышлы гына эшләп ятканда, кинәт Маргарита ханым чирләп китә, аңа күз авыруы белән I группа инвалидлык бирәләр. Һәм ул салонын ябарга мәҗбүр була. Әмма ул шул килеш яраткан эшен ташлап, өйдә тик ятмый, искергән челтәрләрдән мунчала тегә, “йорт хуҗасы” (домовенок) ясый, аларның һәрберсенә төрледән-төрле башмаклар, кофталар бәйли, гомумән алганда ул аларга җан өрә. Моңа өстәп носкилар бәйли, курчаклар тегә, зур вазалар ясый, печворк белән шөгыльләнә.

Күршеләре, таныш-белешләре соравы буенча кул эшләре башкара, оныкларына балалар бакчасы өчен, мәктәпләргә сувенирлар әзерли.

- Ясаган уенчыкларны бүләк итәргә яратам. Кешеләр ошатып алса, миңа шуннан да рәхәте юк, - ди ул.

Бизәү, ясау үрнәкләрен каян да булса карыйсызмы, әллә үзегез уйлап чыгарасызмы дигән сорауга ул: “Һәр ясыйсы әйберне кулга алуга үзеннән-үзе аның нинди булачагы күз алдыма килеп баса”, - ди Маргарита Сиреньевна.

Хәтта Алабугага үзенең эшләнмәләре белән “Алма спасы” ярминкәсенә дә барган Маргарита Кабулҗанова.

Маргарита ханым тормыш иптәше Усман Мәхмүт улы белән 30 елдан артык гомер итә, алар биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Иренә бик рәхмәтле, ул янымда булмаса  авырлыкларны җиңеп чыга алмаган булыр идем, дип искә ала үткән елларын Маргарита ханым. 25 ел бергә тормыш иткәннән соң, Маргарита Кабулҗанова никах укытырга ризалыгын бирә. Ислам динен кабул итә. Ул моны сөйләгәндә, аның күзләренә ирексездән яшь тула... 

Бүгенге көндә махсус хәрби операциягә киткән солдатларыбызга җылы носкилар бәйләргә дә җитешә Маргарита Кабулҗанова.

Маргарита ханымның бүгенге тормыш девизы – “Жить здорово, жить хорошо”.
Үзеңне мин инвалид дип жәлләп утырмаска, ә киресенчә, тормышны яратып, аңа яраклашып яшәргә тырышырга кирәк, ди ул.

Автор фотолары
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев