Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять һәм кеше

Тәүге сөю, беренче мәхәббәт

Капка тавышын ишетмәде Камилә апа. Борын астыннан ниндидер җыр көйләп, койма буендагы эскәмиядә бәлешкә дип, бәрәңге чистартып утыра иде ул.

Кинәт кемнеңдер күз карашын тоеп, башын борды:

-Йә, уз, балам, нишләп торасың? 
Аптыраудан каушап та китте Камилә апа.

Капка төбендә солдат киеменнән бер егет басып тора. Яңа армиядән кайткан, булса кирәк.
-Ник бирдегез Рузиләне? - дип сорау бирде Линар.

Күзләренә мөлдерәп яшь тулган егетнең. Рузиләнең бүген туй көне. Бар туганнар җыелышып башка районга туйга китте. Олы кешеләр йөрми инде яшьләр туена, әни оныклары белән өйдә калган иде.

Йөрәк януына түзә алмыйча килгән ул Рузиләнең туган йортына, аның әнисе янына. Мәктәп елларыннан бирле очрашып, яратышып йөргәннәр иде бит алар. Вәгъдәләр бирешеп калганнар иде Линар армиягә киткәндә. Егет - гармунчы, ә кыз  җырчы иде.

"Ни хәл итим гармунчыбыз

Гашыйк булды үземә", - дип, сәхнәләрдә өзедереп җибәрә иде Рузилә... 
Әллә ничек аерылды юллар. Көн саен хат, сөю сүзләре тулы хат алды Рузилә. Шундук җавабын яза иде. Көтте, зарыгып көтте ул Линарны. 

Егетнең хезмәттән кайтырга вакыты аз калган иде инде. Рузиләдән хат алды ул. "Мин кияүгә чыгам”, - дип язылган анда.  Линар эссе көндә өстенә салкын су сипкәндәй  тетрәнеп куйды. Мөмкин түгел! Ничек?!.

Камилә апа белән капка алдында бик озак сөйләшеп утырдылар алар. Камилә апа зирәк кеше, тынычландырды аны, киңәшләрен бирде. Табарсың үзеңә язган ярны, диде. Бәхет теләде.

Булачак ире Рузиләнең юлына көтмәгәндә килеп чыкты. Кара мыек, чибәр, атлет. Үзе дә сизмичә калды кыз гашыйк булганын. Минеке була бу егет дип пышылдады иреннәре. Егет тә игьтибар итте бугай кызга. Бит очлары янып тора, күзләрендә ут чаткылары. Очраша башладылар. Егет биш яшькә олырак та булып чыкты. Ышанычлы терәк булып күренде ул Рузиләгә.

Туй көннәре менә шулай Линар армиядән кайткан мәлгә туры килде аларның.
Рузилә чемодан төбендә байтак вакыт Линарның фотоларын саклады. Яшереп кенә алып карый иде ул аларны. Ире моны сизеп алды бервакыт, әмма тавыш чыгармады, ертып ташларга кушты. Тыңларга туры килде.

Балага бер яшь чамасы булганда Рузилә ире белән әниләренә кунакка кайттылар. Очратты ул Линарны. Авылдан китеп барганда, Рузилә баласын кочып, машинада утыра иде. Шулчак кайдандыр зур тизлектә тузаннар туздырып, Линар килеп туктады машинасы белән. 

- Исәнме, Рузилә! Бәхетлеме син?  - дип сорады кыздан.

Рузилә югалып калды:

-Әйе, мин бәхетле, Менә улым бар, - дип җавап бирде кыз читкә карап.

Шул булды соңгы күрешү. 

Тагын бер ел узгач, Линарның өйләнгән хәбәрен ишетте Рузилә. Бите буйлап күз яшьләре тәгәрәде дә тәгәрәде аның. 

Бервакыт өйдә телефон шалтырады:

-Исәнме, Рузилә!

-Саумысез. Танымыйм, кем буласыз?

-Линар мин.

-Нинди Линар?

Телефоны кулыннан төшеп китә язды Рузиләнең. Байтак еллар узган, балалар үсеп буйга җиткән инде.

-Әниеңнең вафат булуын ишетеп, кайгыңны уртаклашам. Телефоныңны белгән кешеләрдән алдым. 

Шулай күпмедер вакыт алар сөйләштеләр, тормышлары белән кызыксындылар. Ничектер ул Рузиләгә ерактагы бер якын дус булып тоелды.

"Сине түгел бит мин, яшьлегемне

Шулай сагынам, шулай юксынам", - дип җырлап куя кайчагында Рузилә.
Оныклар үсеп килә инде. Тик тәүге сөю күңелдән һич чыкмый. Шигырьләр азмы язылган да, җырлар күпме җырланган аңа багышлап.
Хәят. 

Фото "Татар-информ"нан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев