Танышын кыйнап, 2000 сум акчасын урлаган
Җәмгыять һәм кеше

Танышын кыйнап, 2000 сум акчасын урлаган

Узган атнада районда талау һәм кыйнау очрагы теркәлгән. Бу хакта район эчке эшләр бүлегеннән хәбәр итәләр.

23 гыйнварда Зәй үзәк дәваханәсенә 46 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итеп, үзен кыйнаулары турында әйтә. Тикшерү эше барышында аның танышы белән спиртлы эчемлекләр эчеп утыруы, әлеге танышының аны кыйнап, 2000 сум акчасын урлавы ачыклана.

«Тикшерү-оператив төркем хезмәткәрләре тарафыннан әлеге җинаятьне кылуда гаепләнеп, элек тә хөкемгә тартылган Зәй кешесе тоткарланды, ул үз гаебен таныды», — дип хәбәр итәләр полициядән.


Нет комментариев