Заинск-информ 16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм кеше

Социаль пакеттан файдалану отышлы

Даруларга социаль пакет өчен 2025 елның 1 октябренә кадәр Россиянең социаль фондына гариза бирергә кирәк.

Бу датадан соң карарны үзгәртү мөмкин булмаячак. Димәк, җитди карар кабул итү өчен бер айдан азрак вакыт калып бара. 

Бүгенге көндә Зәй районында 4252 кешенең социаль медицина хезмәтләре җыелмасын алу хокукы бар. Әмма, июльгә булган мәгълүматларга караганда, аларның 1932 се генә бу мөмкинлектән файдалана. Калган 2320 кеше акчалата компенсация сайлаган, бу, табиблар фикеренчә, сәламәтлек һәм финанс чаралары өчен куркыныч булып тора. Чөнки хроник авыру кискенләшкәч, кешеләр бушлай ала алырлык даруларга бик зур суммалар сарыф итәргә мәҗбүр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев