Заинск-информ 16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм кеше

Сентябрьдә аерым категория кешеләргә пенсияләр арта

Июль аенда 80 яше тулган өлкән яшьтәге гражданнар сентябрьдән иминият пенсиясенең ике тапкыр арттырылган фиксацияләнгән өлешен ала башлаячак. Шундый ук ярдәм чарасы I төркем инвалидлар өчен дә гамәлдә, дип яза “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.

Шунысы мөһим: өстәмә түләү бер генә нигез (яшь, йә инвалидлык) буенча билгеләнә. Ягъни әгәр кеше инвалидлык өчен өстәмә акча ала икән, 80 яшькә җиткәч аның пенсиясе артмаячак.

2025 елда фиксацияләнгән түләүнең күләме 8 907,7 сум тәшкил итә, ә бу категориягә кергән пенсионерлар өчен ул 17 815,4 сумга кадәр арттырылачак.

Хезмәткә сәләтсез гаилә әгъзаларын, мәсәлән, балигъ булмаган балаларын яки оныкларын караучы Татарстан пенсионерлары өстәмә түләүгә өметләнә ала. Әгәр алар көндезге бүлектә укыса, түләүләр 23 яшь тулганчы саклана.

Гаиләнең шундый һәр әгъзасы өчен (әмма өчтән дә артык түгел) пенсионерга өстәмә рәвештә фиксацияләнгән түләүнең өчтән бере исәпләнә. Бу өстәмә түләүне пенсия билгеләнгән вакытта рәсмиләштерергә мөмкин. Әгәр дә хезмәткә сәләтсез гаилә әгъзасы пенсиягә чыкканнан соң тәрбиягә алынса, социаль фондка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев