Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять һәм кеше

Сатучы диванны тапшыру вакытын бозган

Редакциягә бер газета укучыбыз мөрәҗәгать итте.

Ул диван сатып алырга теләп, сату-алу килешүен төзегәндә товар бәясенең 50 проценты күләмендә алдан түләгән. Әмма килешү нигезендә диван китерелми. Ул күп тапкырлар сатучыга җиһаз китерүне таләп итеп мөрәҗәгать итә. Нәтиҗәдә диван сатып алучыга ике атна соңга калып тапшырыла. Без бу мәсьәләгә ачыклык кертүен сорап, Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече Эльвира Милочкинага мөрәҗәгать иттек.

— «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 23.1 маддәсе нигезендә, әгәр сату-алу килешүендә билгеләнгән күләмдә алдан түләү суммасын алган сатучы килешүдә билгеләнгән вакытта товарны кулланучыга тапшыру бурычын үтәмәгән очракта, кулланучы үз сайлавы буенча түбәндәгеләрне таләп итәргә хокуклы:

— түләнгән товарны ул билгеләгән яңа срокта тапшыртуны;

— сатучы тапшырмаган товар өчен алдан түләнгән сумманы кире кайтартуны.
Алдан түләнгән товарны кулланучыга тапшыру срогын сату-алу килешүе белән билгеләнгән срокны бозган очракта, сатучы аңа һәр көн өчен товарны алдан түләү суммасының яртысы күләмендә неустойка (пеня) түли.

Кулланучы тарафыннан түләтелгән неустойка (пеня) суммасы алдан түләнгән суммадан артмаска тиеш.

Кулланучыга алдан түләнгән товарны китерү срокларын бозган өчен неустойка түләүне таләп итеп, сатучыга дәгъва җибәрергә киңәш ителә. Әгәр дә аның таләпләре ирекле рәвештә үтәлмәсә, ул бозылган хокукларны яклау өчен судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев