Саллы хезмәттән иҗатка да урын кала
Илебездә март аеның өченче якшәмбесендә торак-коммуналь хуҗалыгында эшләүчеләрнең һөнәри бәйрәмнәре билгеләп үтелә. Быел ул 16 мартка туры килә һәм 45нче тапкыр рәсми дәрәҗәдә үтә. Зәебездә дә торак-коммуналь хуҗалыгы системасында эшләүчеләр шактый, көндәлек авыр хезмәттә булучыларга без барыбыз да рәхмәтле.
Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан “Зәй шәһәре торак-коммуналь хуҗалыгы” идарәче компаниясендә хезмәт куючы ирле-хатынлы Атласовларга аерым тукталырга булдык.
Надежда Михайловна подъездларны, тротуарларны тәртиптә тотучы булып – 11, ә Владимир Павлович ватылганны төзекләндерүче булып 20 ел әлеге системада хезмәт куя.
Тумышы белән Надежда Түбән Кама районы Елантово авылыннан, күп балалы гаиләдән. Җиде баланың әле бишесе бәләкәй чагында алар дөм ятим калалар, Зәйдә интернат-мәктәптә укыйлар, ятимнәрне үз канаты астына апасы белән җизнәсе Любовь һәм Петр Князевлар ала. Менә шул чордан башлап хезмәт белән яшәргә күнеккән кыз авыр эштән куркып тормый. Шул ук вакытта иҗади эшкә дә тартыла, төрле кул эшләренә оста. Мәктәпне тәмамлагач та кондитер фабрикасына эшкә урнаша. Бу чорда оешмага немец белгечләре килә, шуларның берсе Надежданың агачны эшкәртеп ясаган кул эшләренә соклана һәм берничәсен сатып та ала.

“Ятим бала буларак миңа ул вакытта дәүләт программасы буенча фатир бирделәр, ә аны җиһазлар белән тәэмин итәргә мөмкинлек юк. Нәкъ менә шул кул эшләре саткан акчага бик сөенеп суыткыч һәм кер юу машинасы сатып алдым. Шулкадәр сөендем, тагын да дәртләнеп кул эшләре ясарга керештем. Гомумән, нинди генә эш башкарсам да, аны төгәл, чиста, матур итеп эшләргә тырышам”, – дип уртаклашты ул.
Бүген дә Атласовлар фатирын аның кул эшләреннән күп төрле иҗади эшләнмәләр бизи.
Ә бүгенге һөнәренә килгәндә, ул аны җиренә җиткереп, подъезд-лар ялтырап торырлык итеп башкара. Аның карамагында – Гагарин урамының 53 А һәм 55нче йортларындагы унике подъезд. Иртән таң белән торып кешеләр эшкә киткәнче һәр унике подъезд алдын кыш көне кардан чистартып, җәен себереп куя. Әлеге йортларда яшәүчеләр җыештыручы хезмәтенә югары бәя бирә, аның кебек тәртип тотучылар юктыр да, подъездларда каршы як фатирга носкидан да чыгарга мөмкин, безнең бәхеткә шушы йортларда хезмәт куя Надеждабыз, ди биредә яшәүчеләр.

– Хәзер менә аяк астының бозлы вакыты. Безнең йортларда күпчелек өлкән яшьтәгеләр яши, аларның имгәнүенә юл куймас өчен һәр подъезд төбенең дә бозларын ватып-түгеп бетердем инде. Алга таба боз хасил булмавын күзәтеп торам. Ә кешеләрнең хезмәтемә рәхмәтле булуын тою бик күңелле. Кайберәүләр хәтта кышын кар чис-тартырга да булыша”, – ди Надежда Атласова.
Владимир Атласов хезмәтенә күпфатирлы йортларның түбәләрен төзекләндереп-карап тору, вентиляция системасын чистарту, подъездлардагы вак-төяк төзекләндерү эшләре керә. Башта шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгында, аннан тимер-бетон эшләнмәләр заводында хезмәт куйган ир-егет торак-коммуналь хуҗалыгына инде төрле яклап тәҗрибә туплап килә.
– Шәһәр һәм авылларда күпфатирлы йортларны карап тору безнең вазифага керә. Язгы чорда нигездә искергән йортларның түбәләреннән су үтү очраклары булгалый, шуларны төзекләндереп торабыз. Шулай ук ишекләр һәм башка төзексез урыннар булганда ярдәмгә ашыгабыз. Кешеләр эшемнән канәгать. Аварияләр була калса, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында чакыртырга мөмкиннәр, шуңа да җитәкчелек белән даими элемтәдә торабыз, – ди Владимир.
Ирле-хатынлы Атласовлар хезмәтенә җитәкчелек тә югары бәя бирә.
– Надежда һәм Владимир Атласовлар – безнең оешманың иң тырыш хезмәткәрләре. Безнең компаниядә 87 кеше хезмәт куя, һәрберсенең эше фатирларда яшәүчеләр күз алдында. Атласовлар һәр куйган таләпне җиренә җиткереп башкара. Алар хезмәт күрсәтүче йортларда яшәүчеләрдән шикаять түгел, ә бары тик рәхмәт сүзләре генә килә, – ди алар турында идарәче компания җитәкчесе Галина Кожевникова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев