Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять һәм кеше

Психотроп матдәләр куллануга юл куймау мөһим

Наркотиклар һәм алкогольнең азагы — аяныч нәтиҗә.

Районда наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышында психоактив матдәләр куллану нәтиҗәсендә үлемгә китерү очраклары, мондый хәлләрне булдырмау өчен «риск төркемендә» булучылар белән даими профилактик эшчәнлек алып бару хакында сөйләштеләр.

Утырышны алып барган район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин әлеге мөһим мәсьәләгә бик җитди карарга чакырды.

Психоактив матдәләр куллану, аяныч нәтиҗәләр турында үзәк дәваханә табиб-наркологы Илфат Салихов мәгълүмат бирде. Бүгенге көндә районда махсус исәптә 535 кеше тора. Шуларның 310ы — хроник алкоголизм белән авыручы, 61енә наркоман диагнозы куелган, ә 124 кеше наркомания буенча профилактик исәптә. Иң борчулысы — табиб-наркологның даими күзәтүендә 6 яшүсмер дә бар.

— Үлемгә китерү очраклары төрле бәйлелектә булучыларның психоактив матдәләрнең дозасын арттыру нәтиҗәсендә килеп чыга, чөнки организм гадәттәгедән артык булган токсик матдәләргә каршы тора алмый. Ә менә беренче тапкыр күп күләмдә наркотик матдә кулланучыларда галлюцинация, курку симптомнары барлыкка килергә мөмкин. Шуның нәтиҗәсендә мондый кешеләр үз гомерләрен дә, әйләнә-тирәдәгеләрнең дә тормышын куркыныч астына куя. Психотроп матдә тәэсирендә башка кешегә ташлану, хәтта үз-үзеңә кул салу ихтималы зур. Бер генә тапкыр наркотик куллану да баш мие эшчәнлеген боза, бу шизофрения, психоз авырулары башлануга китерергә мөмкин. Бигрәк тә бу яшүсмерләрнең организмы өчен хас күренеш, чөнки әле җитлегеп бетмәгән организмда тайпылышлар булу куркынычы зур, шуңа да әти-әниләргә балаларына игътибарлы булу, яшүсмерләр белән әлеге темага үтемле итеп сөйләшү кирәк, — ди табиб.

Ул шулай ук наркомания һәм алкогольгә бәйлелектән бары тик пациентның ризалыгы белән генә дәваларга мөмкин булуын да ассызыклады.

Утырышта наркотикларның законсыз әйләнешен авызлыклау темасы да күтәрелде. Бу уңайдан район эчке эшләр бүлегенең оператив эш буенча полиция башлыгы урынбасары Эдуард Ефимов бәян итте.

Үткән ел эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 3 авыр җинаять ачыкланган. Алар наркотикларны законсыз юллау, саклау, күчерү, әзерләү, эшкәртүгә кагыла. Полиция хезмәткәрләре наркотиклар белән эш итүчеләрне ачыклау максатында төнге вакытта эшләүче клубларда профилактик эшчәнлек алып барганнар. Мәсәлән, узган елның 15 декабрендә полиция хезмәткәрләре бер кафены тикшереп, биредә наркотик тәэсирендә булу шикләнелгән 10 кешене үзәк дәваханәгә тикшерүгә китергәннәр. Аларга лаборатор тикшерүләр нәтиҗәсе буенча административ беркетмә төзү карары хәл ителгән. Бу 15 тәүлеккә кадәр арест яки 4-5 мең сум штраф белән билгеләнә.

— Гомумән алганда, үт-кән ел дәвамында безнең хезмәткәрләр наркотиклар куллануда шикләнелүче 90 кешене үзәк дәваханәгә тикшерүләргә алып килделәр. Шуларның 20се тикшерүләр үтүдән баш тартты, 25ендә наркотик матдә куллану факты билгеле булды, 55 кешенең анализлары наркотик кулланмауны күрсәтте. Без төп игътибарны наркопритоннарны ачыклауга да юнәлтәбез. Үткән ел шундый урын ачыкланып, бер җинаять эше судка җибәрелде. Анда шәһәрнең бер кешесе үз торак урынын наркотик-лар кулланучыларга биргән. Кызганыч, мондый урыннар районда бар, әмма аларны закон нигезендә дәлилләү авыр. Шуңа күрә район кешеләренең наркопритоннар турында белүгә, хәбәр салулары бик мөһим. Бу бит кемнеңдер гомерен, сәламәтлеген саклап калу дигән сүз. Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре, бер йортта яшәүчеләр, авыл җирлекләре башлыклары күпләп кешеләр җыелу еш була торган торак урыннарга игътибарлы булып, хәбәр салсалар яхшы, — ди Эдуард Ефимов.

Петр Уразайкин утырыш эшенә йомгак ясап, наркотиклар белән бәйле хәбәрләр турында аноним хәбәр итүдә актив булырга чакырды, мәктәпләрдә, яшүсмерләр клубларында наркотиклар, исерткеч эчемлекләр турында сөйләп, аларның зыяны турында даими аңлату эше алып барырга кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев