Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять һәм кеше

Полиция искәртә: велосипедларны караусыз калдырмагыз

Җылы көннәр башлануга, велосипедлар урлау проблемасы да туа. Велосипед каракларының активлыгы җәйге чорга туры килә.

Яз-җәй айларында күп фатирлы йортларның подъездларыннан урлашулар саны арта. 

—Зәйлеләрнең үз милкен караусыз калдырмауларын үтенәләр,  бигрәк тә җәмәгать урыннарында, — дип искәртәләр Зәй Эчке эшләр бүлегеннән. — Велосипедларны еш урлыйлар, шуңа күрә аларны, хәтта озак вакытка калдырмаганда да, ышанычлы велойозак белән эләктерергә кирәк.

Күңелсез хәлләргә юлыкмас өчен түбәндәге киңәшләрне истә тотарга кирәк:

— беренче чиратта велосипедны, башка милек кебек үк, хәтта кыска вакытка да, йорт ишегалдында, подъездда караусыз калдырмагыз;

— ике тәгәрмәчле транспорт чараларын караусыз калдырган очракта махсус йозаклар яки трослар белән эләктереп куярга кирәк. Шул ук вакытта йозакның яки тросның калынлыгы 12 миллиметрдан ким булмаска тиеш. Практика күрсәткәнчә, калынлыгы азрак булган йозак җайланмалары тиешенчә сакланмый, чөнки алар гади кораллар, җайланмалар ярдәмендә, ә кайбер очракларда ялан куллар белән дә ватыла;

— велосипедта тиз һәм җайлы гына салдырыла торган җиһазларны( сумка, яктырткыч һ.б) калдырмаска тырышыгыз;

— җәй көне шәхси хуҗалыкларын караучысыз калдырып, ял итәргә китүчеләр бар. Полиция мондый очракларда барлык корылмаларны ышанычлы йозаклар белән бикләргә, шулай ук күршеләреннән яки туганнарыннан өйләрен караштырып торуларын сорарга киңәш итә;

— шулай ук транспорт чараларының  фотосурәтен ясау, махсус билгеләрен истә калдыру кирәк. Алар урланганны эзләү барышында ярдәм итәргә мөмкин;

— велосипедларга транспорт чарасының конкрет хуҗасын төгәл билгеләргә мөмкинлек бирә торган аерым билгеләр куярга киңәш ителә. Шуңа күрә кибеттән сатып алганда аның документларын саклагыз. Әгәр нинди дә булса сәбәп аркасында алар юк икән, серияле номерын фотога төшерегез. Интернет-сайттагы белдерүләр аша тимер ат сатып алучыларга хуҗасыннан аның документларын да сорап алырга онытмагыз.

фото татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев